Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсеннән күршеләре зарлана
Зәмирәнең нәни улы тавышланганны күрше хатыны яратмый икән.
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың күршеләре ризасызлык белдерә икән. Бу хакта Зәмирә үзе инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Менә бер ай инде атна саен диярлек күрше хатыны керә. Ул безнең бала тавышыннан, аларга тыныч яшәргә ирек бирмәүдән зарлана. Төрле инстанцияләргә шикаять язды инде. Килгән саен: «Сезнең бала нормаль түгел. Балагызга тынычландыра торган, йокы дарулары биреп карагыз», - ди.
«Сәламәт бала утырып тора алмый», - диюемне ишетми дә ул. Еларга ярамый, кычкырып көләргә ярамый, йөгерергә ярамый, уйнарга ярамый, дигәнне аңламый бит бала. «Ник?» - дип сорый күршем. Чыннан да, ник соң? Аңа 3,5 яшь кенә, ул нәни бала, ул үз өендә бит», — ди Зәмирә.
«Кичә 23:20 сәгатьтә күрше тагын керде. Кичке унбердән соң тавышланырга ярамый икәнен беләм, ләкин без грипп белән авырыйбыз, 23:30да дару эчәбез. Ана булганнар аңлар», — ди Замирә.
«Нигә йокламыйсыз, нигә сезнең бала йокламый? Ул бу вакытта йокларга тиеш» — дигән Замирәгә күршесе.
Инстачылар Зәмирәгә аерым йорт алырга киңәш иткән, кешеләрнең явызлануы турында уфтанып язганнар. Арада күршенең хәлен аңлаучылар да бар.