Алып баручы Йолдыз Гыйбадуллина сөйгәне белән никах укыткан
Никах мәҗлесе Чаллы шәһәрендә үткән.
«Татар радиосы»нда «Уян, татар» тапшыруын алып баручы Йолдыз Гыйбадуллина сөйгәне белән никах укыткан.
Йолдыз хәбәр итүенчә, никахлары 14 августта Чаллыда үткән. «Әнием Чаллыда яши, шуңа күрә никахыбыз анда узды», — ди Йолдыз.
Яшь пар Казанда яшәмәячәк, чөнки кияүнең эш урыны икенче шәһәрдә икән. Йолдыз үзе дә шуңа күрә, эш урынын үзгәртеп, «Татар радиосы»ннан киткән.
Моңа кадәр без Йолдызга сөйгәне тәкъдим ясаган дип хәбәр иткән идек.