news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алып баручы, пародист Таһир Гайнуллин «Салават» җыр театрыннан киткән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җыр театры артисты, пародист Таһир Гайнуллин быелгы сезонда тамашачы буларак кына караячак. «Салават» җыр театрыннан китүе турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top
Алып баручы, пародист Таһир Гайнуллин «Салават» җыр театрыннан киткән
Рамил Гали

Таһир, Салават Фәтхетдинов җыр театрыннан киткәнсез икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме бу?

— Әйе.

— Нигә китәргә булдыгыз?

— Үзем карар кылдым.

— Салават абыйның Сезгә соңгы сүзе нинди булды?

— Ул мине кумады, без аның белән дусларча мөнәсәбәттә калдык. Мин аның белән 16нчы сезоннан башлап эшләдем. Быел, Аллаһ боерса, концертына барам әле! Җәелеп, концертын карарга уйлыйм, тамашачы буларак. Алайса үзебез гел сәхнәдә идек гел.

— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Төзелеш компаниясендә үземне сынап карарга булдым.

— Иҗаттан туктарга җыенмыйсыздыр бит?

— Әлбәттә, юк. Чакырсалар, баш тартмыйм. Минем дә бит үз тамашачым бар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар