Алып баручы Миндияр Шәймардановның кызы туган: «Хәзер мин әти булдым!»
«Алтын барс» премиясе, «Татар моңы», Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, алып баручы Миндияр Шәймардановның кызы туган. Бу хакта ул инстаграм битендә язган.
Хәзер мин әти булдым, — дип язган Миндияр Шәймарданов. Кызларына алар Амелия дип исем кушканнар.
Инстачылар Миндиярны әти булуы белән котлап язган: «Килешә инде, Миндияр», «Бәхетле, тәүфыйклы бала булып үссен», «Сау-сәламәт булсын сабый, тигезлек белән үстерегез», — дип язганнар.