Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Марсилә Искәндәрова кайнанасын елаткан

Марсилә белән тормыш иптәше әниләренең туган көненә әйтмичә кайтып төшкәннәр. 

news_top_970_100
Алып баручы Марсилә Искәндәрова кайнанасын елаткан
https://www.instagram.com/marsilyashka/

Алып баручы Марсилә Искәндәрова инстаграм сәхифәсенә бик матур, ихлас видео урнаштырган.

«Кичә сториска шушы видеоны куйганнан соң, директ шартлый язды. Бөтен инстадусларыбызны елатканбыз бит. Нечкә күңеллеләр күп икән арагызда. Монда калсын әле, истәлек булып. Үз әниеңме дип тә сорадылар. Кайнанам», — дип яза Марсилә. 

«Әнинең туган көнендә без эшләдек. Ул кайтуыбызны көтмәде. Эшләрне җайлап, әйтмичә генә кайтып төштек. Шуңа күңеле тулды әнинең», — дип аңлата ул бу җылы видеоны. 

«Еладык шул. Әти-әниләргә күп кирәкми. Әнә шундый кадер-хөрмәт булса, шул җитә»;

«И, Марсилә, ничек итеп кочаклап, иреңнең әнисен хөрмәт итәсең бит. Рәхмәт сиңа, минем дә күңелем булды шундый»;

«Еладык, шатлык күз яшьләре коелды. Шундый кешелекле, әни дип өзелеп торучы килен. Бик бәхетледер әниегез. Яхшылыгың үзеңә меңе белән кире кайтсын. Олы кешегә күп кирәкми»;

«Малай үстергән аналарның зур бәхете — кешелекле, миһербанлы киленнәр. Малайлар бит алар үзләренчә яраталар — авыр эштә булыша, күчтәнәчен алып кайта. Ә килен ихтирамы икенче. Шулай булып кал, Марсилә. Балаларың да шундый яхшы күңелле булыр, Алла боерса», — дип яза Марсиләнең виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100