Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Илназ Миңнехановның хатыны Лиана: «Балагызның йөрәге типми, диделәр»

Алып баручы, тамада Илназ Миңнеханов тормыш иптше Лиана белән уллары Ансельны үстерәләр. Хәзер аларның гаиләләрендә тагын сөенеч, ишәю көтелә.

news_top_970_100
Алып баручы Илназ Миңнехановның хатыны Лиана: «Балагызның йөрәге типми, диделәр»
Илназ Миңнехановның Инстаграм аккаунтыннан

Илназ Миңнехановның тормыш иптәше йөклелек чоры хакында пост урнаштырган.

«Сезнең балагызның йөрәге типми…»

Икенче йөклелекнең 8 атнасында УЗИда шулай дип әйттеләр. Бер ел элек диярлек. Әлеге очрактан соң ниндидер фобия, эчеңдәге тормыш өчен җаваплылыктан курку хисе калды. Хәзер өченче йөклелек чорым уза… 22 атна. Бу юлы инде баланың кыймылдауларын 13 атнада ук сизә башладым. Ә кичә беренче көчле тибенешләр булды, моны хәтта күрергә дә мөмкин иде. Әлегә үземнең авырлыгыма тагын 8 кг өстәлде. Озакламый авырлы булу, бала табу, фотограф, табиб сайлау буенча киңәшләрегез кирәк булачак», — дип язган Лиана.

«Иң авыры инде артта калган. Җиңел бала табулар сиңа», «Барысы да яхшы булыр, Лиана», — дип яза инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100