news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Гамил Нурның куяннарын үтергәннәр

Сәер җәнлек куяннарның берсен дә ашамаган.

news_top
Алып баручы Гамил Нурның куяннарын үтергәннәр
Солтан Исхаков

Алып баручы Гамил Нурның Арча районы Казанбаш авылындагы бөтен куяннарын ниндидер җәнлек үтереп  бетергән. Каз-үрдәккә тимәгән, бары тик куяннар гына әрәм булган.  Гамил Нур бу турыда инстаграмдагы сәхифәсенә язган.

Видеода: «Иртә белән чыгуыма менә шундый хәл. Нәрсә бәргәндер. Берсен дә ашамаган да. Ләкин куяннарның барысын да үтереп бетергән. Ояны җимергән. Нәрсәдер, белгән юк», — ди Гамил. 

Ул үзе төлке, чәшке һәм сасы көзәннән шикләнә. Инстадусларының күпчелеге төлке дип уйлый. «Ашамаган да бит. Кан да юк. Куркудан үлгәннәрдер алар», — дип фаразлаучы да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар