Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Эльвира Фазлыева ВПН куллануның куркыныч яклары турында яза

Түләүсез VPN кушымтасы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Алып баручы Эльвира Фазлыева ВПН куллануның куркыныч яклары турында яза
видеодан скриншот

ТНВ каналында «Вызов 112» тапшыруы алып баручысы һәм җырчы Эльвира Фазлыева үзенең социаль челтәр аккаунтында мошенникларның алдау юллары турында язып, кешеләрне сак булырга чакырган:

Минем әйләнә-тирәмдә мошенниклар белән очрашучылар артты, шуңа күрә сезгә дә саграк булырга киңәш итәм. Без телевизион тапшыруларда да бу хакта бик еш сөйлибез. Кешеләрне алдау юллары бик күп төрле:

  1. Мәсәлән, сезгә юлдашлар эзләү сервисында үзегезнең карта номерларын кертү өчен сылтама җибәрәләр. Аннары сезнең картагыздан бөтен акчаларыгыз юкка чыга.
  2. Сезгә банктан шалтыратып, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелүе хакында әйтәләр. Сез акча алмагансыз. Сөйләшү, аңлашу барышында «банк хезмәткәре» сезне акчагызны күчерергә күндерә. Әлбәттә, соңыннан сез ул акчаларны күрмәячәксез. Исегездә калдырыгыз: әгәр шалтыраткан кешедән шикләнсәгез, банкның рәсми телефон номерына шалтыратыгыз (аны интернеттан табып була).
  3. Берәр онлайн-сервиста нидер сатып алырга я сатарга телисез. Сатып алучы акча күчерү нияте белән сезнең картагыз турындагы мәгълүматны сорый. Аннары барысы да билгеле сценарий буенча бара.

Мондый мисаллар күп, мин китергәннәрең барысы да тормыштан алынган. Мошенниклар тозагына эләккән кешеләрнең күбесе «Минем белән андый хәл булмас», — дип уйлаганнар.

Мошенниклар көн саен алдауның яңа юлларын табып торалар. Хәзер бигрәк тә, түләүсез VPN кушымтасы белән куллана башлагач (биредә башка кешенең парольләрен һәм аның турындагы конфидициаль мәгълүматны белү кыен түгел).

Куллансагыз, билгеле сылтамалар аша гына узыгыз һәм икеләтә сак кушымталарын куегыз, — дип киңәш бирә Эльвира.

Язма астында алып баручының язылучылары аңа рәхмәтен белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100