news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аляскада көчле җир тетрәүне видеога төшереп алганнар

Иртән эшкә килеп җиткән кешеләр кайсы-кая чабыша, өстәл асларына кача башлый.

news_top
Аляскада көчле җир тетрәүне видеога төшереп алганнар

30 ноябрьдә иртәнге якта Американың Аляска штатында көчле җир тетрәү булган. Юллар, биналар җимерелгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Кешеләр иртәнге якта эшкә килеп җитә. Шул чакта җир тетри башлый. Халык кайсы-кая чабыша, өстәл асларына кача.

Күзәтү камералары һәм шаһитлар җирнең дерелдәгәнен видеога төшереп алган.

Җир асты селкенүләренең эпиүзәге хәрби базадан 13 км ераклыкта гына була. 7 магнитудалы тетрәүдән соң, 5 магнитудалы афтершоклар сизелә.

Урамнарда сиреналар эшли башлый, цунами турында хәбәр тарала. Бераздан цунами хәбәрен кире кагалар. Шулай да штат губернаторы гадәттән тыш хәл игълан итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар