news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алтышево авылында яшәүче әби ике көн урманда адашып йөргән

news_top
Алтышево авылында яшәүче әби ике көн урманда адашып йөргән
Фото: © «Татар-информ»

Чувашиянең Алатышево авылында яшәүче 80 яшьлек хатын-кыз урманга гөмбә дип чыгып киткән һәм 2 көн адашып йөргән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы телеграм-каналында язалар.

Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар тапкан.

Полиция белешмәсе буенча, әби 7 сентябрьдә гөмбә җыярга урманга киткән һәм адашкан.

Шунда ук эзләү чаралары оештырыла, волонтерлар да әлеге эшкә кушыла. Пенсионер белән вакыт-вакыт телефоннан элемтәгә кереп торалар, ул, авыр хәлдә булуга карамастан, үзен тыныч тота.

9 сентябрь иртәсендә әбине авылдан берничә километр ераклыкта табалар. Әби адашып йөрсә дә, табышын ташламаган, аның арбасында һәм аркасына элгән сумкасында гөмбәләр була.

Әбине өенә кайтарганнар, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар