Алтынсу төстәге тимер капкачлар агрессив консервацияләр өчен яхшырак туры килә, чөнки аларның эчке ягы кислоталарга һәм тозларга чыдам, ә лакланмаган капкачлар исә бары тик нейтраль ризыклар өчен генә туры килә. Бу хакта «Россия бакчачылары» Бөтенроссия оешмасы рәисе Андрей Туманов сөйләгән, дип яза РИА Новости.
«Алтынсу төстәге капкачларның эчке ягы азык лагы белән капланган, ул кислоталарга һәм тозларга чыдам, шуңа күрә аларны уксус һәм россол белән кыяр, помидор һәм башка ризыкларны консервацияләгәндә кулланалар. Лак металлга оксидлашырга ирек бирми һәм ризыкка тимер тәме кертми», – дигән ул.
Аның сүзләренчә, төсле капкачлар белән катлаулырак, әгәр аларның эчке ягы лакланган икән, алар алтынсу төстәгеләреннән берничек тә аерылмый, ә лакланмаганнары бары тик күп итеп шикәр салынган кайнатма кебек нейтраль ризыклар өчен генә туры килә, лакланмаган металл кислоталардан һәм тозлардан күгәрәчәк.
Төсеннән бигрәк, капкачның эчке ягындагы резин прокладкага игътибар итәргә кирәк – ул яңа һәм кипмәгән булырга тиеш, юкса капкач су үткәрәчәк.
Белгеч винтлы һәм борып яба торган капкачларның аермасын да әйткән. Винтлы капкачларны берничә сезон кулланырга була, әмма аларны ачу авыррак, чөнки алар банкага ябыша. Ә борып яба торган капкачлар өчен махсус боргыч һәм күнекмә кирәк, тик алар ризыкны озак саклый.