news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алтынчы сыйныфта укучы малай бер кызга антисептик сибеп ут төрткән

Такта каршына чыккан малай күрмәсен өчен, кыз китабын ябып куйган булган.

news_top
Алтынчы сыйныфта укучы малай бер кызга антисептик сибеп ут төрткән
https://pixabay.com

Самара өлкәсендәге бер мәктәптә алтынчы сыйныфта укучы малай бер кызга антисептик сипкән һәм ут төртеп яндырган. Бу турыда биредәге матбугат чаралары язды.

Үсмер инглиз теленнән өй эшен әзерләп килми. Аны укытучы такта каршына чыгара. Малай шул чакта бер кыздан ярдәм көтә, аның китабыннан дөрес җавапны карап алмакчы була. Тик кыз китапны ябып куя.

Укучы малай ярдәм итмәгән сыйныфташыннан үч алу планын кора. Ул сыйныфташын дәрестән кайтып барышлый сагалап тора. Кыз мәктәптән чыккач, малай арттан йөгереп килә һәм кызның капюшонына антисептик сиптерә, аннары шырпы сызып ут төртә. 

Бәхеткә, якында кешеләр була, алар бергәләп утны тиз генә сүндерә.

Анасы сүзләренчә, кызның хәле нормада, тик ул үзе генә урамга чыгарга курка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар