Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтынчы сыйныф укучылары дәреслектә порносайтка сылтама тапкан

«Просвещение» нәшрияты инглиз теле дәреслеген бастыруны һәм аны таратуны туктатып торган.

news_top_970_100
Алтынчы сыйныф укучылары дәреслектә порносайтка сылтама тапкан
https://pixabay.com

Россиядә 2008, 2014 һәм 2021 елларда чыккан инглиз теле дәреслегендә порносайтка сылтама табылган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Краснодарда 6 сыйныф укучылары дәреслектә порнография контенты булган сылтама таба, аннары бер бала әтисенә кайтып сөйли. Шуннан соң хәбәрне ата-аналар чатында язалар. 

«Просвещение» нәшрияты порносайтка сылтама табылган Spotlight дәреслегенең басма версиясен чыгаруны туктату турында хәбәр итә. 

Әлеге сылтама ике порносурәт булган сайтка алып кереп китә, биредә порнография эчтәлекле текст һәм видеоязма була. Видеода ир-ат һәм хатын-кыз сальса бии.

Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе мәктәп укучылары өчен шундый инглиз теле дәреслеген хуплау сәбәбен ачыклаячаклар, диелә бу хәбәрдә.

ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, «Просвещение» нәшрияты инглиз теле дәреслеген бастыруны һәм аны таратуны туктатып тора. Нәшрият Роскомнадзорга мөрәҗәгать иткән. Алар әлеге иллюстратив ресурсны Россиядә тыюны сорый.

Нәшрият дәреслекнең электрон версиясенә төзәтмә керткән, алдан ачыкланган сылтамалар хәзер эшләми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100