Алтынчы класс укучысы мәктәпкә кереп ата башлаган
Бу хәл Пермь янындагы Сарс бистәсендә була.
Пермь краендагы Сарс бистәсендә алтынчы класс укучысы мәктәптә атыш оештырган, дип яза ТАСС.
12 яшьлек укучы «Сайга» мылтыгы белән килә һәм дәрес барган вакытта коридордагы ишеккә һәм түшәмгә ата.
Атыш тавышлары ишеткәч, укытучылар кабинетларда бикләнә. Ишек пыяласы атылып аягы киселгән укучыдан кала зыян күрүчеләр юк. Атканда малай: «Минем эчемә Алла керде!» дип кычкырган. Директор хатын коридорга чыга, малайны кабинетына керергә күндерә ала. Аннары аны кулга алалар.
Малай әтисенең мылтыгы белән килгән. 112 каналы язуынча, ул директорга үзен кимсеткән кыздан үч алыр өчен шулай эшләвен әйткән. Аннары ул тагын бер сәбәпне атаган — әтисенең әнисен гел кимсетүен сөйләгән.
Сентябрь уртасында Пермь университетында бер студент атыш оештырдык, 6 кеше үлде, 40 яраланды.