Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтынчы каттан очып төште»: Удмуртиядә ташландык бинада уйнап йөргән малай югалган

Малайлар төзелеп бетмәгән йортка кереп, пиротехника шартлата башлый.

news_top_970_100
«Алтынчы каттан очып төште»: Удмуртиядә ташландык бинада уйнап йөргән малай югалган
https://pixabay.com/

Ижевск шәһәрендә ташландык йортта бер малай табылган. Ул яраланган булган. Соңрак ачыкланганча, малай иптәшләре белән уйнаганда яраланган. Хәзерге вакытта бала хастаханәдә дәвалана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 яшьлек малай югалу турында әти-әнисе 6 гыйнварда полициягә хәбәр итә. Бала әбисендә кунакта була. Ул урамга уйнарга чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 6 гыйнварда 17 сәгатьтә бала иптәшләре белән бергә төзелеп бетмәгән күп катлы йорт подъездына керә. Йорт Ижевск шәһәренең Лев Толстой урамында урнашкан. Малайлар алтынчы катка күтәрелә һәм пиротехника шартлата башлый. Балаларны олы кеше күреп ала һәм кычкыра. Шул тавышны ишеткәч, малайлар качып китә. Аларның берсе лифт шахтасына таба йөгерә һәм алтынчы кат биеклегеннән аска егылып төшә.

Берничә минуттан балалар урамда очраша, бер малай булмавын абайлап алалар, тик аны өенә кайтып киткән дип уйлыйлар.

Югалган баланың ата-анасы полициягә мөрәҗәгать иткәч, тикшерүчеләр бала белән уйнап йөргән яшүсмерләрне таба. Алар вакыйга булган урынны карый, гадәттән тыш хәл вакытында бу малай белән булган балаларны, аларның ата-аналарын сораштыралар.

Шуннан соң кичке уннар тирәсендә лифт шахтасында яткан малай табыла. Аңа табиблар ярдәм иткән, хәзер аның гомере өчен куркыныч юк.

Фаҗига булган подъезд инде күптәннән ташландык булып тора. Әлеге объектны төзүче компания банкротлыкка чыккан, аның җитәкчесе хөкем ителгән. Бала егылып төшкәннән соң, кешеләр гомере өчен куркыныч яный торган объект тәрәзәләренә рәшәткә куелган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100