news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтынбанк» директорлар советы рәисе Ринат Абдуллин вафат

news_top

«Алтынбанк» директорлар советы рәисе Ринат Абдуллин 29 сентябрьдә 69 яшендә вафат булды. Бу хакта банкның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Абдуллин 2003 елдан «Алтынбанк»ны җитәкләде. Банкта аның профессиональлеген, стратегик фикерләвен, җаваплылыгын һәм оешманы үстерүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр.

Ринат Абдуллин хезмәттәшләре, партнерлары һәм клиентлары арасында хөрмәт казанды. Ул шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәренә лаек булды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар