“Алтын нива” конфеты (рецепт)
Сезгә балалар өчен сөт катнашмаларыннан ясалган конфет рецептын тәкъдим итәбез. Яшь әниләр бала бер сөт катнашмасын (смесь) яратмаса, икенче төрлесен алып карый, өченчесен...Менә алар шкафта җыелып ятмасын өчен конфет ясарга мөмкин.

Сөт, май, шикәр комы, какао салып бер минут кайнатырга, суытырга, аннары шул массаны икегә бүләргә. Берсенә вакланган чикләвек өстәргә, ә икенчесенә вакланган печенье кисәкләре һәм яхшылап болгатырга. Түгәрәк яки конус итеп ясарга һәм бер төрен вакланган вафлида, икенчесен какаода тәгәрәтергә, туңдыргычка куярга.
Конфетларны фольгага төрергә яки бушаган конфет тартмасына тутырырга мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!