news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтын мөнбәр» Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмы белән ачылачак, аның бюджетын әйттеләр

news_top

Режиссер Рамил Төхфәтуллинның татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмының бюджеты хәзерге вакытта 80 миллион сум тирәсе дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«40 миллион сумны Россия Федерациясе бүлеп бирде. 40 миллионы – Татарстан белән Үзбәкстан өлеше. Якынча 80 миллион сум тирәсе килеп чыга. Хәзерге вакытта фильмның тулы бюджетын исәпләп бетерәбез, шуннан соң нинди суммага сыешканыбыз төгәл билгеле булачак», – дип аңлатты фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Алтын мөнбәр» фестиваленә гаризалар кабул итү йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә.

Бу фильм Татарстан һәм Үзбәкстан кино учреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында төшерелде. Аны җитештерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасындагы «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, Россия Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы һәм Татарстанның «Татаркино» учреждениесе катнаша.

Фильмның Татарстан ягыннан режиссеры — Рамиль Төхфәтуллин, ә Үзбәкстан ягыннан — Илхом Мөхәммәдиброһимов.

«Укытучы» быелгы «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивален ачып җибәрүче фильм булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар