news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтын кияү» хакына Айгөл капкынга эләкте...

news_top

Айгөл яшьлегенең иң татлы мизгелләрендә Наил исемле бер егет белән танышты. Танышуларына 1 ай гына булуга карамастан, Наил аңа тәкъдим ясады. Баштарак Айгөл моңа ышанып та бетмәде – нинди генә хыялый хатын-кыз булмасын, мондый ир – аракы да эчми, тәмәке дә тартмый, спорт белән шөгыльләнә, үз фатиры, машинасы, яхшы эш хакы — хыялдагы кияү сыман тоелды. Өстәвенә, 30 яшендә бер тапкыр да өйләнмәгән, баласы да юк.

Айгөл бу тәкъдимгә бәхетле елмаеп ризалашты. Туй зурлап, шәһәрнең иң затлы ресторанында узды, ике якның да туганнары, дуслары җыелды. Айгөлнең әнисе, күз яшен сөртеп: «Кызым, син бу егет белән бик бәхетле булырсың!» – дип пышылдады. Айгөл моңа ихлас күңелдән ышанды.

Тормыш иптәше белән беренче карарларының берсе – Айгөлнең эштән китүе булды. Хисапчы булып эшләгән урыны аңа да бик ошап бетми иде, ул ризалашты. Хәзер инде аның төп максаты – тормыш учагын саклау, өй эшләре, тәмле ашлар пешерү, йортны җыештыру. Ире кайтканда аны һәрвакыт пөхтә, бизәнгән, йомшак елмаюлы хатын каршы ала иде.

Бер атна шулай үтте. Наилнең беренче шелтәсе косметика өчен булды: «Ник бизәнәсең инде өйдә? Кыйммәт бит ул!» – диде. Айгөл моны шаярып кабул итте, чөнки чынлап та ул кыйммәтле косметика алмый иде, ә матур булу – ире өчен тырышу түгелмени?

Ләкин борчулы мизгелләр тагын да ешрак була башлады. 1 айдан соң Айгөлнең үз акчасы бетте, Наил ипи-сөт, кибет кирәк-яраклары өчен акча бирде, тик һәр чегын тикшереп барды. Айгөл маникюр өчен акча сорагач, ире, аптырап: «Нигә сиңа маникюр? Өйдә утырасың бит, авылга бәрәңге алырга барабыз – анда маникюрга карап тормыйлар», – диде.

Айгөл аңа ышанды, дип әйтергә була. Әнисе Наилне күккә чөйде: «Алтын кияү!» – диде. Дус кызлары көнләште: «Син бәхетле! Без тырышабыз да, нәтиҗәсе юк, ә син тормыш патшабикәсе сыман яшисең!» – диештеләр.

Ләкин көннәр үтте, ә Айгөлнең күңеле тынгысызлана башлады. Акча бары тик ашамлыкка, кирәк-яракка гына бирелде. Бервакыт Айгөл, тәмам чыдый алмыйча, үзенә арзан эчке кием алды. Наил чегын күреп алды да тавыш чыгарды:

– Син мине агулап үтермәкче булдыңмы әллә? Ит урынына – тавык, җиләк-җимешне кимрәк алгансың! Ә үзеңә трусик алгансың!

Айгөл сүз таба алмый аптырап калды. Ул аңлатырга тырышты – үзенә кирәк бит, хатын-кызлар да кием туздыра. Ә Наил моны «түземсезлек», «исрафлык» дип атады. Көннән-көн ул һәрнәрсәгә бәйләнә башлады: көзгедәге таплар, диван янында торган оекбаш, шампунь капкачының ябылмавы... «Минем әни андый хәлне беркайчан да булдырмас иде!» – дип кабатлады ул.

Ахыр чиктә Айгөл чыдый алмады. Кулларын селтәп кычкырды: «Мин эшкә чыгам! Мондый тормыштан туйдым!» Наил агарып китте: «Кем ашарга пешерәчәк? Мин бит ашханә ризыгын ашый алмыйм!» Ул хәтта Айгөлнең эшкә чыгу теләген сөяркәсе булу ихтималы белән бәйләп, шикләнә башлады.

Бу инде соңгы тамчы булды. Айгөл сумкасын күтәрде дә дус кызы янына чыгып китте. Икенче көнне үк аерылышырга гариза бирде. Бар туганнары, дус-ишләре, хәтта әнисе дә аңламый башлады. «Нишләдең син, кызым? Бу бит – хыялдагы кияү!» – диештеләр. Ләкин Айгөл аларны тыңламады.

Бер айдан соң алар рәсми рәвештә аерылышты. Дәүләт пошлинасын ул дустыннан бурычка алган акчага түләде. Хәзер Айгөл яхшы эштә, үзе фатир арендага алып яши, мөстәкыйль, бәхетле. Бер генә уй һаман җанын тырный: нигә Наил кебек саран кеше безнең туйны шулкадәр купшы итеп оештырды? Ел үткәч кенә белде – бөтен чыгымны элекке каенанасы күтәргән булган...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар