Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтын казучылар кар ташкыны астында калган: ике кеше һәлак

Алтын казучылар кар ташкыны астында калган: ике кеше һәлак

news_top_970_100
Алтын казучылар кар ташкыны астында калган: ике кеше һәлак
Хабаровский краеның Николаевский районы Многовершинный бистәсе ачык төрдәге алтын руднигында эшләүче 11 кеше кардан ишелгән тау ташкыны (лавина) астында калган. 

Бу бистә читендәге тауда алтын табыла.

Башта таудан кечерәк кар ташкыны ишелеп төшеп, бер кеше күмелеп калган. Ун эшче аны казып алмакчы була. Шул вакытта, тагын да зуррак кар ташкыны ишелеп төшеп, аларын да күмеп китә. 

Гадәттән тыш хәл хезмәткәрләре сигез кешене казып чыгарганнар, берсе үзе котыла алган. Бер кеше үле килеш табылган, берсе исә хастаханәдә вафат булган. 

Калган кешеләрне коткару дәвам итә, дип хәбәр итә "Вести 24".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100