Рәмис Латыйпов «Алтын каләм»дә: «Бу яшьләр – татар мәйданына киләчәк «алтын алмаларыбыз»
29 ел дәвамында «Алтын каләм» фестивале журналистиканы якын күргән яшьләрне канатландыра. Быел фестивальнең финал этабында Татарстанның 21 шәһәр һәм районыннан 67 кеше катнашты. 14-17 июнь көннәрендә яшь журналистлар «Идел» яшьләр үзәгендә булды. Бу – бәйгенең соңгы көннәре иде.

Фестиваль кысаларында 8 юнәлеш каралган: рус телендә басма журналистика, татар телендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Һәр юнәлешнең үз остазы бар.
Узган елдан башлап «Алтын каләм»дә студентларның медиаүзәкләре дә катнаша.
«Катнашучылар «белде» генә түгел, алар «эшләп карады»
Фестивальнең программа директоры Дмитрий Томкевич сүзләренчә, быел белем бирү өлешенә аерым игътибар бирелгән. Һәр юнәлеш өчен аерым программа әзерләнгән.
Финалда без барысы өчен дә актуаль булган темаларга басым ясадык. Бу безгә «фокус»ны сакларга һәм яңа карашлар, яңа мәгънә алырга ярдәм итте. Иң мөһиме: белем бирү программасы теория белән генә чикләнмәде. Без практик өлешкә дә басым ясадык. Катнашучылар «белде» генә түгел, алар «эшләп карады». Моның нәтиҗәсе дә булды. Кайтавазлар буенча, алар арып-талып түгел, ә канатланып кайтып киттеләр.
Безнең быелгы спикерларыбыз – аерым горурлык. Алар арасында хәтта Казан мэриясе, Казан Дәүләт Думасы вәкилләре бар иде. Шулай ук без министрлык һәм ведомстволарның матбугат сәркатипләрен чакырдык. Шунысын да ассызыклап үтәсем килә, быел студентлар медиаүзәкләре дә актив катнашты, үткән елны 3 булса, быел – 14. Алар барысы да реаль проектлар белән килгәннәр иде. 3 югары уку йорты һәм бер көллият медиаүзәге үсешкә ресурслар белән кайтып китте. Катнашучылар бөтен идеяләрне чынга ашырдылар – татар телендә һәм рус телендә икешәр журнал чыкты. Без хәзер киләчәктә тагын да яхшырак булдыра алуыбызны беләбез, – диде ул.

Фото: © «Алтын каләм» фестиваленең социаль челтәреннән алынды
«Чын журналистлар булып үсегез»
Йомгаклар ясалган тантанада Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм бу бәйгегә нигез салган мөхтәрәм кеше – Римма Ратникова катнашты.
«Быелгы бәйгебез ахырына якынлашты. «Алтын каләм» югары дәрәҗәдә юлын дәвам итсен өчен, бөтен шартлар да сезгә ошасын өчен тырыштык. «Алтын каләм»дә иң мөһиме – сез – катнашучылар. Берничә елдан сез профильле уку йортларына керерсез. Алай булмаса да, сез бу һөнәр белән таныш булачаксыз. Уку йортларындагы медиаүзәкләрдә эшли аласыз.
Журналистика өлкәсендә җаваплылык бик зур. Профессиональ журналист мәгълүматны тикшерергә тиеш. Сез монда алган белемнәр, сезгә тормышта кирәк булыр, дип ышанам. Сезнең остазлар биргән белем һичшиксез файдалы булыр», – диде Ринат Садыйков.
«Алтын каләм» 1995 елда башланып киткән иде. Пандемия елында гына без аны үткәрә алмадык. Киләсе елда юбилейны уздырачакбыз. Минем күңелемдә зур өмет яши. «Син бит инде әби, нишләп балалар белән чуалып йөрисең», – дип көлүчеләр дә булды. «Юк, мин аны һич кенә дә ташлый алмыйм», – дим. Татарстан журналистикасы өчен кадрлар үстерәбез. Чын журналистлар булып үсегез», – дип теләде Римма Ратникова.
«Тырыш, акыллы, батыр һәм матур татар егетләре, кызлары, аларны гел мактап кына торасым килә»
«Татар телендә басма журналистика» юнәлешендә остаз – танылган татар журналисты Рәмис Латыйпов. Аның сүзләренчә, укучылар, төннәрен йокламыйча, 2 журнал чыгарган.
Быел икенче тапкыр «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаштым. Фестивальнең максаты – мәктәп укучылары арасындагы журналист талантларны барлау, сәләтләрен үстерү. Быел ул 29 нчы тапкыр үткәрелә. Шул вакыт эчендә кемнәр генә узмаган бу фестивальдән.
Фестиваль үткәрелми, дигән сүз чыккач, 3 ел элек, мин бик гасабиланып чыгыш ясаган идем. Рәхмәт яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка – бәхәскә-бәхәс белән җавап кайтармадылар, үткәреләчәк, дип вәгъдә бирде, һәм фестиваль кабат үткәрелә башлады. Минемчә, мондый адым аны бизәп кенә тора. Аңа ихлас рәхмәтләрем. Бөтен түрәләр дә шундый дөрес нәтиҗә ясый торган булса, дөнья гөлләр күк булыр иде.
Дөрес, ул элек ак корабларда Иделдә йөзеп үткәрелгән, хәзер дә Иделдә анысы, әмма «Идел» яшьләр үзәгендә. Хәзер заман да икенче, акча ягы да алай «шиковать» итеп йөри торган түгел. Әмма эш корабта гына түгел, эчтәлектә. Ул чакта да мин язган идем – фестиваль ничә еллар узды, күпме кеше аннан узган, ул туктап калгач, «Алтын каләм»нән чыккан бер генә журналист та үзләренә канат биргән шушы фестивальне – үз «журналистик әниләрен» яклап язмадылар. Минеке булган ике төркем әйтә алырмы-юкмы киләчәктә, белмим, әмма «үз фикерен җиткерә алырлык журналистлар булыгыз» дидем мин аларга. Үзен, үз «әнисен» дә яклый алмаган журналист башкаларны яклый алмый.
Фестивальнең үтереп мактарлык яклары да күп, сүгеп ташлар урыннары да. Мин аларны оештыручыларга җиткерә барам. Һәм рәхмәт – шактые исәпкә алынып, быел программага үзгәрешләр кертелгән иде. Әйтик, укучыларга иҗади эш өчен вакыт, мөмкинлекләр булдырылды быел.
Төп мактау сүзләре – фестивальнең үткәрелүе. Һәм мин аның нәтиҗәсе бар икәнен хәтта 2 елда гына да күрдем. Фестивальдә ниндидер урыннар алу укучыларга канатлар бирә. Менә былтыр татар төркемендә икенче урын алган Айгөл Әхмәтҗанованы быел инде «Шаян ТВ»га эшкә алдылар. Котлыйм, Айгөл! Былтыр фестивальдә Гран-при алган Арина Тыринова, Адилә Зыязетдинова, Әнвәр Мөхетдинов журналистика юнәлешендә белем ала. Арина инде «Алтын каләм»гә үзе остаз булып килде.
Фестиваль узган көннәрдә генә тәнкыйть сүзләре яудырасым килми. Мин бу сүзне оештыручыларга әйттем, әйтүемне дәвам итә. Мин анда татар теле күбрәк булдыру яклы. Киләсе елда 30 еллыгы була, тырышырбыз, дип вәгъдә иттеләр. Мин, билгеле, моның сәбәбен дә аңлыйм. Хәзер заман үзгә, кайчандыр 2 татар төркеме булган, һәрберсендә 15әр бала, шуңа да зур конкуренция булган. Хәзер – барлыгы 6 бала. Татар теле саеккан заманда яшибез. Журналистиканы яшьләр перспектив юнәлеш дип күрми, кайберәүләр өчен яңа юнәлешләр – подкаст, телевидение, реклама һәм пиар, СММ күпкә кызыграк, татар балалары арасында да шул юнәлешләрне сайлаучылар күп. Әгәр теләүчеләр күп булса, билгеле, татар телле телевидение, татар телле СММ… кебек төркемнәр дә була алыр иде.

Фото: © Рәмис Латыйповның шәхси архивыннан
Татар телле төркем, мөмкинлек булуга, татар журналистлары белән очрашу оештырды. Киләчәк өчен идея-теләкләр бар, алар фестивальгә нәтиҗә ясау вакытында әйтелер, сүз уңаеннан, һәркем теләкләрен оештыручыларга җиткерә ала. Быелгы төркемдә алтау гына булсалар да, үзләре уйлап тапкан журнал атамасы кебек, «Алтын алма»лар алар. Кайберләрен булачак журналистлар дип әйтү бик үк дөрес тә түгел, алар күптән «Көмеш кыңгырау», «Ялкын» белән хезмәттәшлек итә, журналистика, әдәби бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алдылар. Татар егет-кызлары – барыбер татарлар инде. Алар бик уңган-булган. 5 көн буе (һәм 3 төн йокламыйча) бик тырышып 2 журнал чыгардылар, шуңа өстәп, фестивальдәге барлык биремнәрне дә үтәделәр – видеороликлар әзерләделәр, интервьюлар бирделәр, чыгышлар әзерләделәр. Һәр яктан татарча – башкалар «уф-уф» дип йөргәндә, безнекеләр «эш-эш» дип тора. Кемнәрдер дискотекага калган минутларны санаганда, алар журнал сыйфатлырак булсын дип тырыша. Менә шундый тырыш, акыллы, батыр һәм матур татар егетләре, кызлары. Минем аларны гел мактап кына торасым килә. Һәм аларны жюри, оештыручылар – яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та югары бәяләде.

Фото: © Рәмис Латыйповның шәхси архивыннан
«Татар телендә басма журналистика» юнәлешендә җиңүчеләр:
- Азалия Сабитова (Арча) – 1 урын
- Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә) – 1 урын
- Айзат Гайнетдинов (Чаллы) – 2 урын
- Алия Ганиева (Арча) – 3 урын
- Ислам Гәрәев (Азнакай) – 3 урын
- Алия Галиәхмәтова (Балтач) – махсус приз иясе.
Татар төркемендә Гран-при алучылар быел юк. Гран-приның шартлары шундый – ул 11 класс укучысына бирелә, Андый 1 генә катнашучы – Азалия генә бар иде. Гран-при алучыга КФУ журфагына яки ИФМКга укырга керү өчен сертификат бирелә – ягъни, дәүләт исәбенә түләп уку төркеменә керә булып чыга. Шуңа күрә, нигезләмә буенча, ул профиль юнәлештән БДИ бирергә тиеш, чөнки бу шартны үтәмәсә, уку йорты документларны кабул итми. Азалия башка юнәлештә укырга уйлый, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча БДИ тапшырылмаган, шул сәбәпле, татар матбугаты юнәлешендә быел Гран-при булмады, кызганыч. Әмма Азалия Гран-при алырга лаек иде, жюри да моны раслады, нигезләмәне бозып булмый, шуңа да – татар матбугатында быел 2 беренче урын. Фирүзә Ибраһимова да чып-чын беренче урынга лаек иде, шуңа күрә ул да беренче урында. Ике кызыбыз да бер дигән итеп яза, редакцияли, редакциядә эшне оештыра белә, идеяләре ташып тора, проблемалы темаларга яза, әдәби әсәрләр дә язалар һәм андый конкурсларда да катнашып, призлы урыннар алдылар.
Айзат Гайнетдинов озак еллар «Көмеш кыңгырау»га яза, бәйгеләрдә урыннар алды. Яшь кенә булсалар да, 2 егетебез дә бик өметле. Ислам Гәрәев үзе татарча сайт ясады, ул да киләчәктә үзен танытыр әле! Арчадан Алинә Ганиева һәм Балтачтан Алия Галиәхмәтовалар да үзләренең журналистика язмалары белән мәйданга килер, дип өметләнәм. Мин бу яшьләрне киләчәктә татар мәйданына киләчәк «алтын алмаларыбыз» дип уйлыйм.
Оештыручыларга – фестивальгә нигез салган Римма Ратниковага, Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка, матбугат секретаре Зилә Гыймазовага, фестивальнең программа директоры Дмитрий Томкевичка, татар төркеменең кураторы Айгөл Нуриевага һәм «Алтын каләм»дәге барлык хезмәттәшләремә, аеруча «Фотожурналистика» юнәлеше остазы Елена Наумовага зур рәхмәтләрем. Иң-иң зур рәхмәтләрем – татар матбугаты төркеменә килгән укучыларыбызга! Татар матбугаты үсешенә өлеш кертүләре өчен рәхмәт! Рәхмәт аларның әти-әниләренә, укытучыларына, аларны «Алтын каләм» юлына алып килгән журналистларга, редакторларга! Барыгызга да зур рәхмәтләрем!

Фото: © Рәмис Латыйповның шәхси архивыннан
«Алтын каләм» – журналистика мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә»
6 сыйныфтан ук иҗат итә башлаган Азалия Сабитова «Алтын каләм»дә дүртенче тапкыр катнаша.
«Алтын каләм»дә дүртенче тапкыр катнашуым. Ел да зарыгып көтеп ала торган фестивалем булса да, бу юлы никтер тартыныбрак тотындым. 11 нче сыйныф укучысы булганлыктан, билгеле, төп игътибарымны БДИга бирергә тырыштым. Әмма сәбәпнең асылы – химия белән биология биреп, медицина өлкәсе буенча укырга керүем иде. Ягъни, кыйблам сайланган, журналистика буенча укырга керү вариантын күздә тотмыйм. Ә фестиваль нәкъ тә яшь каләмчеләрне җыеп, аларга медиа дөньясына юл ачуга юнәлтелгән, профориентация чарасы кебек. Һәм болай уйлау – фаталь хата булган.
«Алтын каләм» – журналистика мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Җәмгыятьтә сүзгә тансык табиблар да, фикерен җиткерә алырдай аш-су осталары, татарча камил аралаша алырдай машина йөртүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Мондагы һәр каләмче дә үз тормышын, бәлки, турыдан-туры медиа белән бәйләмәс, әмма биредә туплаган белемнәр, алган тәҗрибә безне гомер буе җитәкләп барачак. Гран-при алмавым да шуның белән бәйле. Фестивальнең үз таләпләре бар иде: төп призга тәкъдим итәрдәй каләмче рус әдәбияты һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирергә тиеш. Шул очракта аңа КФУга я «татфак»ка, я «журфак»ка керү мөмкинлеге бирелә. Миңа яхшы хәбәрче булыр өчен уку йорты түгел, тормыш дәвамында тупланган тәҗрибә, дөньяны мөстәкыйль танып белү мөһим иде. Киләчәктә медицина өлкәсендәге яңалыкларны яктыртып баручы, кыю сүзле журналист кына түгел, табибә дә буласым килә. Һәр каләмчегә игътибарлы булып, үтемле киңәшләрен җиткерүне мөһим күргән остазыбыз Рәмис абый Латыйповка рәхмәт! Милләткә файдалы кешеләр булып үсүебездә аның да өлеше зур.
Быелгы фестиваль – күңелгә иң якыны! Беренчедән соңгысы булуы, икенчедән егетләре булуы белән кадерле. Гадәттә, башка иҗади бәйгеләрдә катнашканда исемлектә егет кешене күрсәм, әз генә борынны җыера идем. Янәсе, аңа игътибар күп булачак та, без кызлар «второсортный»га әйләнәбез. Һәрвакытта булмаса да, кайбер бәйгеләрдә оештыручылар тарафыннан аларга үзгә, җылырак караш күзәтелә кебек. Әмма монда киресенчә. Әллә остаз үзе гадел фикер йөрткәнгәме, өстен куюлар гомумән булмады. Аларның киләсе елларга да килүен телим. Безнең кәеф тә, редакция рухы да күтәрелде, журналларның эчтәлек сыйфаты да артты.
«Алтын каләм»нең юбилей елы да җитәсе. Фестиваль һәрвакыт безне яңа ачышлары, танышу-очрашулары, кызыклы дәресләре белән сөендерде. Теләкләргә килгәндә, бәлки, икенче елга бу фестивальгә куратор ролендә журналистика, филология факультеты студентларын да чакырып булыр иде. Очрашуда Энҗе апа Габдуллина үзе дә бу фестиваль белән якыннан таныш булмавын әйтте. Студентлар арасында да фестиваль мохитен татып карарга теләүчеләр бардыр. Бу – аларга үзләренә дә файда кебек. Киләчәктә барыбер медиа шәхесләре булачак кешеләр бит.
Иҗат белән танышуым 6 нчы сыйныфта укыганда булды. 8 нчедә инде Арча «Нур» балалар телерадиостудиясенә дә йөргәнлектән, минем алдыма күбрәк мөмкинлекләр ачылды. Мәкаләләрем «Көмеш кыңгырау», «Мәдәни җомга», «Арча хәбәрләре» район газетасы битләрендә басылды. Хәзерге вакытта «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итүемне дәвам итәм.
Мәктәптә уку дәверендә күп кенә иҗади бәйгеләрдә, әдәби премияләрдә катнашып килдем. Алар арасында: «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премия (гран-при), «Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе (1 нче урын, 3 нче урын, 3 нче урын), «Яңа исем» иҗади лабораториясе (җиңүче), «Җанлы сүз» иҗади лабораториясе (1 нче урын), Г.Ахунов, Ш.Галиев исемендәге әдәби премия лауреаты, «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе (1 нче урын), «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясе (1 нче урын). 7 нче сыйныфтан татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Узган ел җиңүче исеменә лаек булдым, шулай ук Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада призеры да», – диде Азалия.
«Әлеге бәйге төннәр буе журнал чыгару белән кызыклы да»
Тәүге тапкыр «Алтын каләм»дә катнашып, 1 нче урынны алган Яңа Чишмә кызы Фирүзә Ибраһимова да журналистикада тәүге адымнарын ясаган инде.
– Рәхәт һәм рәхмәт! Төнлә Йокы әфәнде: «Минем дә кунак булып китәсем килә», – дип мырылдаса да, «Алтын каләм» фестивале «момент» куып җибәрә аны. Әмма әлеге бәйге төннәр буе журнал чыгару белән кызыклы да. Монда син барыбер үз орбитаңда, үзеңнең галәмеңдә! Шундый мохит тудырганнары өчен, иң беренче чиратта, оештыручыларга, остазыбыз Рәмис Латыйповка һәм, гомумән, катнашучыларга рәхмәт җиткерәсем килә. «Татар матбугаты» юнәлешендә алтау гына булсак та, менә дигән журналлар чыгардык. Күрәсең, редакциядә дефицитка әйләнгән егетләрнең булуы безгә көч вә дәрт өстәгән, хи-хи-хи.
Үземә килгәндә, мин «Алтын каләм»дә быел беренче тапкыр катнаштым. Әмма, бу – журналистикадагы беренче адымнарым, дип әйтә алмыйм. Мин 6 нчы сыйныфтан башлап, иҗат белән бер аяктан атлыйм (дөрес, каләм чарлана башланганчы байтак «куыш уйнарга» туры килде). Шуңа да «беренче коймак төерле» булмады. Иҗатымны югары бәяләгән һәркемгә – олы рәхмәтләрем. Алга таба да фестиваль бер дигән журналистлар әзерләүне дәвам итсен, катнашучылар елдан-ел артсын иде. Өметле киләчәккә бергә атлыйк, ямегез?
«Мин үземнең киләчәгемне дә журналистика белән бәйләргә уйлыйм»
Айзат Гайнетдинов та быел «Алтын каләм» фестивалендә беренче тапкыр катнашкан һәм 2 нче урынга лаек дип табылган.
Дөресен генә әйткәндә, әлеге фестиваль чынлап та журналистикага карата мәхәббәтне тагын да арттырды, тагын да күбрәк язасы килә башлады. Шуннан чыгып, мин үземнең киләчәгемне дә журналистика белән бәйләргә уйлыйм. Бу фестиваль безгә бик зур тәҗрибә бирде, без файдалы лекцияләрдә булдык, үз һөнәренең осталары белән аралаштык. «Алтын каләм» ничә еллар буе һәр катнашучы өчен үсеш ноктасы булып тора.
Ә фестивальдә без моңа кадәр булмаган яңа журнал уйлап таптык. Күзләрендә ут янып торган яшьтәшләр белән бергәләп, 3 көн һәм 3 төн эчендә журнал чыгардык, мәкаләләр яздык. Минем өчен бу – бик зур тәҗрибә булды. Фестивальне оештыручыларга, остазыбыз Рәмис абый Латыйповка, катнашучыларга һәм үзебезнең татар матбугатына мең рәхмәтемне белдерәм», – дип сөйләде ул.
«Алтын каләм»челәр, ак юллар сезгә! Татар журналистикасы күгендә якты йолдыз булып яныгыз. Фестивальнең тарихы озын булсын, дигән теләктә калабыз. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«Алтын каләм – Золотое перо» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге:
«Рус телендә басма журналистика»:
- III дәрәҗә – Яна Гаврилова (Яшел Үзән районы);
- II дәрәҗә – Эвелина Темникова (Чистай районы);
- I дәрәҗә – Ангелина Туманова (Яшел Үзән районы);
- Гран-при – Альмира Хәйброва (Түбән Кама).
«Татар телендә басма журналистика»:
- III дәрәҗә – Алинә Ганиева (Арча районы);
- III дәрәҗә – Ислам Гәрәев (Азнакай районы);
- II дәрәҗә – Айзат Гайнетдинов (Чаллы шәһәре);
- I дәрәҗә – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы);
- I дәрәҗә – Азалия Сабитова (Арча районы);
- «Иҗади үсеш өчен» махсус приз – Алия Галиәхмәтова (Балтач районы).
«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»:
- III дәрәҗә – Николай Биба (Чаллы шәһәре);
- II дәрәҗә – Елизавета Наумова (Спас районы);
- II дәрәҗә – Виктория Владимирова (Тәтеш районы).
«SMM»:
- III дәрәҗә – Айзилә Бикбаева (Арча районы);
- III дәрәҗә – Инзилә Садиева (Чүпрәле районы);
- II дәрәҗә – Диләрә Шәрәпова (Чүпрәле районы);
- I дәрәҗә – Дилия Фәизова (Чүпрәле районы).
«Фотожурналистика»:
- III дәрәҗә – Илназ Галимов (Арча районы);
- II дәрәҗә – Ралинә Хәбибуллина (Арча районы);
- I дәрәҗә – Карина Гусейнова (Чистай районы).
«Телевидение һәм видеоблогинг»:
- III дәрәҗә – Азалия Шиһабиева (Биектау районы);
- II дәрәҗә – Рәфинә Гарифуллина (Арча районы);
- I дәрәҗә – Нариман Сәләхов (Арча районы);
- I дәрәҗә – Зәринә Альтапова (Арча районы);
- «Профессиональлеккә омтылу» махсус бүләге – Айгөл Әхмәтҗанова (Нурлат районы).
«Дизайн һәм верстка»:
- I дәрәҗә – Весна Спиридонова (Казан шәһәре);
- I дәрәҗә – Азалия Абдуллина (Әлмәт шәһәре).
«Радио һәм подкастлар»:
- III дәрәҗә – Камилә Нигъмәтҗанова (Арча районы);
- II дәрәҗә – Самирә Гыйниятуллина (Арча районы);
- I дәрәҗә – Рамилә Мәннанова (Әлмәт шәһәре);
- «Фестивальнең ачышы» (Радио һәм подкастлар) – Азат Нәҗиметдинов (Арча районы).