news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтын каләм» фестиваленә гаризалар бирү вакыты 12 июньгә кадәр озайтылды

news_top

«Алтын каләм» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашуга гариза бирү вакыты 12 июньгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алтын каләм» фестивале республикада 1995 елдан бирле үткәрелә һәм яшьләрне журналистика нигезләре белән таныштыру, җәмгыятьтә медианың роле турында күзаллау формалаштыру, медиаграмоталылыкны арттыру, шулай ук шәхеснең интеллектуаль, иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга төп этәргеч булып тора. Быел фестиваль үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Фестивальдә 14-24 яшьтәге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында укучылар катнаша ала. Узган ел 130дан артык гариза бирелгән иде.

Фестиваль Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә уздырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар