Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын балык» тоткан балыкчы: «Бәлки, тормышка ашар дип, өч теләгемне дә әйттем»

news_top_970_100
«Алтын балык» тоткан балыкчы: «Бәлки, тормышка ашар дип, өч теләгемне дә әйттем»
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Евгений Урамов Зәй сусаклагычында балык тотканда төшергән кызыклы видеосы белән уртаклашты. Евгенийның кармагына «алтын» балык капкан. Әлеге балыкның үзенчәлеге — аның тәңкәләренең ачык сары-алтынсу төстә булуы. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә.

Район аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Чернов сүзләренчә, бу – сирәк очрый торган балык сорожка-альбинос вакыт-вакыт Зәй сусаклагычында эләгә. Эксперт фикеренчә, гадәти булмаган төсле мондый балык – табигатьтә сирәк була торган табигый генетик мутация нәтиҗәсе. Балыкларда альбинизм – ул табигый феномен, экология проблемалары яки кеше факторы йогынтысы белән берничек тә бәйле түгел.

«Алтын» балык тоткач, бик гаҗәпләндем. Хәтта, бәлки, тормышка ашар, дип, өч теләгемне дә әйттем, – дип көлә Евгений Валентинович.

Мондый «алтын» балык тоту балык фаунасының күптөрлелеген, табигатькә сакчыл караш кирәклеген, аның байлыгын һәм матурлыгын аңлауны кабат ассызыклый. Шундый уникаль табылдыклар табигать турында кайгыртырга һәм аның ресурсларын өйрәнергә илһамландыра.

Фото: «Заинск-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100