Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын балык нинди кешеләргә эләгә?» - Ландыш Нигъмәтҗанова кызыннан җавап

Ләйләнең алтык балыкка теләкләре «дөнья» икән.

news_top_970_100
«Алтын балык нинди кешеләргә эләгә?» - Ландыш Нигъмәтҗанова кызыннан җавап
Владимир Васильев

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә алтын балык тотарга барырга җыена. Ләкин балыкка ул бизәнеп-ясанып төшмәкче. Бу турыда видеоны Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Әнисе аңа «абыең күптән балыкта бит инде», — ди.

«Булсын, ни?! Кармак әзерләнгән. Әле ашаганчы, бизәнгәнче» — ди Ләйлә.

Әнисе «балык тотарга бизәнеп барырга кирәкмени» дип гаҗәпләнә.

«Алтын балык матур кешеләргә генә эләгә», — ди Ләйлә.

«Сиңа алты балык нәрсәгә соң», — ди әнисе.

Ләйлә теләкләре «дөнья» булуын әйтә. 

«Кемгә калдырыйм мин ул теләкләрне? Балыкка әйтәм дә, нәрсә телим эшлиячәк. Уйлыйм гына түгел, шулай булачак», — дип ышана Ләйлә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100