news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алтын балдак белән чәчәк бәйләмен алмаган өчен, хыянәтче ир хатынына пычак кадаган

Хатын ирен уклау белән куып чыгара, ир исә якындагы кибеттән пычак сатып алып керә.

news_top
Алтын балдак белән чәчәк бәйләмен алмаган өчен, хыянәтче ир хатынына пычак кадаган
https://pixabay.com

Башкортстанның Белорет районында бер ир-ат хатынының корсагына пычак кадаган. Яраланган хатынны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда полициягә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

51 яшьлек ир-ат хатынына хыянәт итә башлый. Хатын бераздан бу хәлне белеп ала. Шуннан соң алар аерылыша. Ләкин ир кабат элеккеге хатыны белән яшәргә тели, татуланышасы килә.

Ләкин 43 яшьлек хатын аерым торырга карар кыла, ул яшәргә тулай торакка күченә. Хыянәтче ир ялгыз яши башлаган элеккеге хатыны янына бара. Ул розалар бәйләме һәм алтын балдак алып килә. Ләкин хатын бүләкләрне алудан баш тарта, ул элеккеге иренә уклау белән ташлана.

Ир чыгып китә һәм якындагы кибеткә барып пычак ала. Аннары пычак белән коралланган ир үч алу өчен хатыны янына кабат килә һәм хатынның корсагына кадый.

Хәзерге вакытта имгәнгән хатын хастаханәдә ята. Ир-атка карата җинаять эше ачылган, ул сак астында. Ир гаебен таныган һәм күрсәтмәләр биргән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар