Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын бала иде». Печән өстеннән шуып төшеп уйнаганда 12 яшьлек малай һәлак булган

news_top_970_100
«Алтын бала иде». Печән өстеннән шуып төшеп уйнаганда 12 яшьлек малай һәлак булган
Владимир Васильев, архив

Ростов өлкәсендә 12 яшьлек малай уйнаганда һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бездә вакыт туктап калды. Майдан бирле 3 бала җирләдек. Авылга кайгы килде. Бүген безнең кояшны җирлибез», – ди бу авылда яшәүче хатын.

Якынча белешмә буенча, 12 яшьлек Ваня (исеме үзгәртелә) уйнаганда үлә. Күп балалы гаиләнең танышлары сүзләренчә, малай сыер абзарында уйнап йөри. Анда печән дә була.

«Печән өстеннән шуып төшкәндә бауларга егылгандыр. Алар сыерларны бәйләп кую өчен тора. Печәннән шуып төшкәч, Ваня бауларда буталып беткән, куркудан тарткалый башлагандыр инде, буылып үлгән», – ди авылдашлары.

«Көндез булган. Анасы, туган апасы, ике абыйсы һәм апасы өйдә иде», – ди танышлары.

Төш вакыты җиткәч, ашарга әзерли башлыйлар.

«Ваня, ашарга кер, ди анасы. Ләкин малай дәшми. Аннары анасы Ваняны эзләргә тотына. Сарайга керә дә ах итә. Аның кече баласы хәрәкәтләнми. Анасы ясалма сулыш алдыра башлый, өйдәгеләр бирегә килеп җитә», – ди танышлары.

Ваняга су эчертмәкче булалар, тик бала терелми инде.

Ваня бик актив бала була, концертларда чыгыш ясый. Ул җирән чәчле, гел елмаеп тора.

«Чәче җирән булгач, аны «алтын бала» дип йөрделәр», – ди укытучысы.

4 ел элек бу гаиләнең әтисе авырып үлә. Ваня әнисен кайгырта. «Анасы авырый башлагач, төн уртасында кан басымын үлчи тора иде. Гел әнисен сөендерер өчен тырышты. Хуҗалыкта булышты», – ди танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100