Кыргызстанның Чуйский өлкәсендә суга төшкән машина эчендә 6 бала батып үлгән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Жыйыльский районында Алтын авылы янында «Volkswagen Jetta» машинасы буадагы суга төшеп китә. 4 тән 9 яшькә кадәрге 6 бала машинадан чыга алмый, алар батып үлә», – дип хәбәр итә ТАСС Чуйский өлкәсе Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән.
Машина салонында 11 кеше, шул исәптән 8 бала булган. Якынча белешмә буенча, йөртүче идарәсен югалткан, машина буадан төшеп китә.