news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты яшүсмер, машина урлап, юл һәлакәтенә очраган

news_top

Енисейск шәһәрендә әти-әниләренең машинасында йөргәндә юл һәлакәтенә очраган 6 яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Вести».

Полициядә әйтүләренчә, куркыныч маневрлар ясый-ясый барган «ВАЗ» автомобиленә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре игътибар иткән. Машина белән идарә итүче «туктарга» дигән сигналларны үтәмәгән һәм качмакчы булган.

«Машинаны куып барганда «ВАЗ» йөртүчесе идарәне югалтты һәм коймага килеп бәрелде», – дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе баш идарәсе телеграм-каналында.

Яшүсмерләр полиция хезмәткәрләреннән качарга тырышып караган, әмма аларны тоткарлаганнар. Автомобиль рулендә 14 яшьлек үсмер булган, салонда балигъ булмаган яшьтәге тагын 5 дусты утырган. Юл-транспорт һәлакәтендә аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, юл һәлакәтен китереп чыгаручылар яшүсмерләрнең берсенең әтисенең машинасын гараждан рөхсәтсез алган. Автомобиль руленә утырган яшүсмернең элегрәк тә шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгәне булган.

Яшүсмергә карата берничә административ материал төзелгән. Автомобильне урлап китү турында җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар