news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек малай атасын атып үтергән

news_top
Алты яшьлек малай атасын атып үтергән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Болгариянең Пловдив шәһәрендә 6 яшьлек малай атасын атып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат полиция хезмәткәре булып эшли. Улы аны эш урынында үтерә. Бала табель пистолетын ала һәм ялгыш атып җибәрә.

Тикшерү эшләре бара. Илнең эчке эшләр министры Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе директорын эштән җибәрүне таләп итә.

Мәрхүм ир-атның исеме Николай Филипов, аңа 49 яшь. Ир-ат Пловдив полициясе махсус хезмәтләренең ату буенча инструкторы булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар