Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе кыйнаган, кимсеткән, ә әнисе якламаган». Нәни кызны күршеләре коткарган

news_top_970_100
«Әтисе кыйнаган, кимсеткән, ә әнисе якламаган». Нәни кызны күршеләре коткарган
https://pixabay.com/

Тольятти шәһәрендә алты яшьлек кызын даими рәвештә кыйнап торган атага карата җинаять эше ачканнар. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.

Нәни София (исеме үзгәртелә) принцесса булып, замокта яшәргә хыяллана. Тик язмыш аны исерек ата-ана кочагына сала. Әтисе Тольяттида заводта эшли, буш вакытында исерек була, системалы рәвештә кызын кыйный. Бу хәл турында белеп алган күршеләр полициягә хәбәр итә.

"Комсомолка" чыганагы белешмәсе буенча, 40 яшьлек ир-ат нәни Софияне имгәтә, ул физик һәм психик кимсетелүгә дучар була. 

Бу гаиләгә волонтерлар да барып карый, тик аларга ишек ачмыйлар. "Өйдә кеше юк иде. Мин күршеләр белән сөйләштем. Аларның сүзләренчә, кызны атасы гел кыйный. Сабый үзе күршеләргә шул хакта зарлана", - дип сөйли волонтерлар җитәкчесе.

Соңрак ачыкланганча, Софиянең анасы белән атасы бергәләшеп эчә. Күршеләр дә бу бәйрәмнәрдә була дип фаразлыйлар. Волонтерлар белән сөйләшкән хатын үзе дә салмыш булган, диләр.

"Күрше хатын сүзләренчә, гаилә башлыгы баланы кыйный, төрле сүзләр әйтеп кимсетә, моны анасы карап тора. Әни кеше ирен туктату өчен берни эшләми", - дип сөйли волонтерлар.

София бу гаиләндә беренче генә бала түгел. Аның анасының беренче никахта туган олы кызы бар. Ул кыз Салават шәһәрендә әбисе белән яши. 

"Олы кызы анасы белән аралашудан катгый баш тарта. Хәзер опека органнары әби кеше белән элемтәдә тора. Әбигә 75 яшь булуга карамастан, ул Софияне дә үзенә алырга риза", - ди волонтерлар.

Баланы чираттагы тапкыр кыйнау турында хәбәр иткәч, полиция килә һәм Софияне вакытлыча гаиләдән алып китә. Хәзер ул реабилитация үзәгендә тора.  Аның атасына карата ачылган җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100