Алты яшьлек малайны үз бабасы пычак кадап үтергән
Баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китереп калдырган булган.
22 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә 6 яшьлек малайны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьне 59 яшьлек ир-ат — баланы бабасы кылган дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«КП» сайтының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китерә. Ләкин бабай бала белән шөгыльләнәсе урынга, аракы эчәргә тотына. Бабай кич буе эчә, аннары балага карата агрессия башлана. Бер мизгелдә бабай бөтенләй акылдан яза — ул пычак ала һәм сабыйга кадый башлый.
Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, ир-ат балага күп тапкыр пычак кадый.
«Алган яраларыннан бала урында ук үлә. Урынны тикшерүчеләр карады, дәлилләр алынды. Экспертизалар билгеләнде», — дип аңлатканнар ведомствода.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.