Алты яшьлек кызын вәхшиләрчә кыйнап торган әти кешене хөкем иттеләр
43 яшьлек ир-ат исереп кайтып, өйдә талаш чыгарган.
Чабаксар шәһәр суды 43 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарган. Бу кешене биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул балигъ булмаган баланы җәзалауда гаепләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
43 яшьлек ир-ат үзенең алты яшьлек кызы турында кайгыртмый. Ул гел исереп кайта һәм өйдә талаш чыгара. Бала белән дорфа һәм вәхшиләрчә кылана.
Баланы системалы рәвештә кыйнау, башка төрле көч куллану гамәлләренең расланган дәлилләре бар. Бала имгәнеп хастаханәдә яткан очрак та теркәлгән.
Чабаксар шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасы бу кешегә карата гаепләүне хуплады. Ир-ат гаебен таный. Чувашия Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алдагы биш елда ул гомуми режимлы колониядә булачак.