Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек баланы төнлә урманда ташлап калдырганнар

Малай 13 сәгать чамасы берүзе урманда йөргән һәм юлга чыккан.

news_top_970_100
Алты яшьлек баланы төнлә урманда ташлап калдырганнар

Алты яшьлек малайны урманда ташлап киткәннәр. Ул төнне ялгызы гына урманда уздырган. Иртәнге якта бала үзе кешеләр янына барып җиткән. Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре бу баланың анасыннан сорау ала. Малайның башына пакет кидерелгән, кулы скотч белән бәйләп куелган дигән мәгълүмат та бар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Мәскәүнең көнчыгышында очраклы шаһитлар баланы табып алган. Бала үзен әнисе ташлап китте дип сөйләгән. Сабый салкын урамда ялгызы 13 сәгать чамасы булган. Ул бик нык туңган. Аны машина йөртүчеләр күреп алган.

«Клиентлар алты яшьлек малайны алып килде. Бала безнең станциягә таба килә торган булган. Без аңа беренче ярдәм күрсәттек, кайнар чәй эчерттек, җылы итеп киендердек. Ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырттык. Алар оператив рәвештә килде һәм баланы алып китте», — дип сөйли автозаправка станциясендә эшләүче Максим Астафьев.

Полиция хезмәткәрләре баланың анасын ачыклаган. Ул — Мәскәүдә яшәүче хатын. Хатын баласын ташлап калдырган, аннары малай югалды дип сөйләмәкче булган, дигән фараз бар. Бу хатын кич белән Мәскәү өлкәсеннән кайтып килә. Поши утравы тыюлыгында малай туктарга сорый. Анасы сүзләренчә, бала машинадан төшә һәм качып китә, диелгән «Вести» каналы хәбәрендә.

Матбугат чаралары язганча, хатын үзе баласы югалу турында полициягә хәбәр итә. Берничә сәгатьтән очраклы шаһитлар баланы табып китергәч, анадан кабат аңлатма алалар. Бу юлы аны Тикшерү бүлегенә чакыралар. Шаһитлар сүзләренчә, баланың башына пакет кидерелгән. Сабый аны үзе сала алмый - пакет скотч белән ныклап беркетелгән була. Тикшерүчеләр шушы фактны ачыклау белән шөгыльләнә.

«Мәскәү көнчыгышында бала югалу буенча җинаять эше ачылды. Баланы табиблар карый, аның белән психологлар эшли. Баланың анасын тикшерү бүлегенә алып килделәр. Аннан сорау алалар», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, 18 февральдә 5 сәгать 35 минут тирәсендә 1985 елда туган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте. Ул 2012 елда туган баласы югалуын әйтте. Аның гаризасыннан аңлашылганча, 17 февральдә кичке якта хатын баласы белән машинада бара. Алар «Поши утравы» тыюлыгы яныннан уза. Бала соравы буенча ана тыюлыкка керә. Урман массивында бала качып китә һәм кире килми», диелгән Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты сайтында.

Ана мөрәҗәгатеннән соң, хокук саклау органнары баланы эзли башлый. Соңрак бала үзе заправка янына килә. Аны өлкәннәр күрә һәм полициягә хәбәр итә.

Соңрак РБК сайты Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча баш идарәсендәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, баланың анасында скотч һәм пычак тапканнар.

Хокук саклау органнары «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 34 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. РБК чыганагы ачыклап әйткәнчә, хатынны әлеге җинаятьне үзе кылган дип шикләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100