news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек бала сулыкта батып үлгән

Башкортстанда һәлак булган баланы әтисе табып алган.

news_top
Алты яшьлек бала сулыкта батып үлгән

Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән җирле матбугат чаралары хәбәр итте.

30 апрельдә бала сулык янында уйнап йөргән. Аягы шуып, суга төшеп киткән. Берникадәр вакыттан соң, баланың мәетен әтисе табып алган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерүчеләр эшли, дип хәбәр иткәннәр Башкортстан Тикшерү комитетында.

Суд-медицина экспертизасы баланың үлеме сәбәпләрен билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар