Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек бала кышкы трассада ялгызы йөргән

Әти кеше малае тәрәзәдән ыргыткан башлыкны эзләгән арада, баланы чит хатын-кыз алып китеп, полициягә тапшырган.

news_top_970_100
Алты яшьлек бала кышкы трассада ялгызы йөргән
https://pixabay.com/

Краснодар өлкәсендә трассада алты яшьлек малай табылган. Узып баручы хатын баланы үз машинасына утырткан һәм полициягә илтеп биргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала турында мәгълүмат инстаграмда «Добрые руки Краснодар» сәхифәсендә чыкты.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, малай башлыгын салып, машина тәрәзәсеннән ыргыткан. Шуңа ачуы чыккан әти кеше малайны юлда төшереп калдырган, башлыкны эзләргә кушкан. Ләкин бу мәгълүматны полициядә расламаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының Краснодар өлкәсе буенча баш идарәсендә хәбәр иткәнчә, бала әтисе белән машинада бара. Чыннан да, ул башлыгын тәрәзәдән ыргыта. Әти кеше машинаны туктата, үзе башлыкны эзләргә китә, балага салонда утырып торырга куша. Ләкин әтисе кире әйләнеп килгәндә, бала салонда булмый. Әти кеше шунда ук полициягә шалтырата. Ә бу вакытта баланы битараф булмаган хатын очрата һәм үз машинасына утыртып алып китә.

Баланың гаиләсе яхшылар исәбендә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100