Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты тел белгән төрек кызы Гамзә Нур Налбант: «Барлык төрки телләрне өйрәнәсем килә»

Гамзә Нур Налбант — Төркиянең Бурса шәһәрендә яшәүче төрек кызы. Татар телен дүрт ай эчендә үзлегеннән өйрәнгән. Татар теле төрки халыклар өчен уртак тел булырга тиешлеге турында, татар телендә шигырьләр иҗат итә башлаган ул. 

news_top_970_100
Алты тел белгән төрек кызы Гамзә Нур Налбант: «Барлык төрки телләрне өйрәнәсем килә»

Гамзә Төркиянең Бурса шәһәрендә яши. Истанбул университетының Төрки телләре һәм әдәбиятлары факультетын тәмамлаган. 2018 елда дүртенче курста укыганда ул Казахстанга бара. Казах, соңыннан үзбәк, уйгыр һәм татар телләрен өйрәнә, Төркиягә кайтып, төрек теле мөгаллиме булып эшли башлый. Шулай ук ул Анадолу университетында тарих фәнен дә өйрәнә.

Төрек кызында татарлык ничек калкып чыккан? Чит кешеләргә татар телен өйрәнгәндә нинди авырлыклар туган? Гамзә бу мәсьәләләргә карата үз фикерләре белән уртаклашты.

«Казан татарлары теле төркиләрнең уртак аралашу теле булырга тиеш»

Төрек теленнән тыш, татар, казах, уйгыр, инглиз телләрендә иркен аралашам, үзбәк телен үзләштереп ятам, — дип саф татарча әңгәмә корды Гамзә. — Бер телдә генә сөйләшкәндә буталмыйм, ләкин көненә берничә телдә сөйләшкәндә телләр үзара бутала: төрекчә дәрес алып барганда татар яки казах сүзләрен кыстырам. Бер төрек студентыма «тиз бул», дип әйтеп җибәрдем берсендә…

Полиглот булырга дип максат куймадым. Кечкенәдән үк барлык төрки телләрне өйрәнеп чыгарга хыялландым. Һәм, күргәнегезчә, шул хыялымны чынга ашырам.

Минем гаиләм төрки дәүләтләрне чит ил дип түгел, кардәш ил дип уйлый. Көн саен әти-әнигә төрки телләрне өйрәнәсем, төрки дәүләтләрдә буласым килә дип әйтеп тордым. Туганнарым каршы килмәде, «телисең икән, әлбәттә, өйрән», — диделәр. Аллага шөкер, каршылык булмады. Аллаһы Тәгаләгә ышанычым көчле иде.

Төп фикерем шул: Казан татарлары теле төркиләрнең уртак аралашу теле булырга тиеш, чөнки татар теле — угыз белән кыпчакларның уртасында ята. Төрекләр татарча сөйләшсәләр, эх, без бер-беребезне аңлар идек, дип уфтанып куям.

Милли бизәкләребез дә уртак кебек миңа. Татар мәдәниятендә күңелгә якын булган тагын бер элемент — лалә орнаменты. Бу бизәк Госманлы империясендә дә кулланылган, аны иске киемнәрдә, корылмаларда очратырга була.

Телне ярату булырга тиеш. Йөрәгең белән яратсаң, аны өйрәнүе дә җиңел булачак. Күбрәк шул тел сөйләмен тыңларга, колакларны күнектерергә киңәш итәм. Җырлар тыңларга, кино карарга кирәк. Һәм, әлбәттә, шул телне белүчеләр белән аралашу кирәк. Дөрес булса да, булмаса да сөйләшегез.

Мин, мәсәлән, 2019 елда Казахстаннан укудан кайткач, үземә татар телен өйрәнәм дигән максат куйдым. Үзбәкстанда татар кешеләре белән танышкач, алар белән казахча сөйләштем, шулай акрынлап-акрынлап аңлаша алдык.

Белгечлегем буенча тюрколог булганга күрә, татар һәм төрек телләрен чагыштырып өйрәндем. Татар теле, татарлар турында фәнни хезмәтләр язуымны дәвам итәм, казах телендә текстларны төрек теленә тәрҗемә итәм.

Интернеттан татарлар белән таныштым. Зәйнәп Шаһвәлиева — шуларның берсе. Хәзер иркен аралаша алуымның нәтиҗәсендә аның өлеше зур. Татарстанда булмасам да, Казан шәһәре һәрчак йөрәгемдә. Башкалар да миннән үрнәк алсын иде.

Бу этапта гына тукталып каласым килми. Төрки телләрне шәкертләремә өйрәтәсем килә. Инстаграмнан бер студентым күреп алган да: «Апа, безгә дә өйрәтегез әле», — дип сорап язды. Телләр өйрәнү — ул хәзер модада. Яшьләр күбрәк тел белергә омтыла. Килеп чыкса, үземнең сайтымны да ачып җибәрергә исәбем бар.

«Фильм, сериаллар җитми» — татар телен өйрәнгәндә нинди кыенлыклар туган?

Бурса шәһәрендә торганда татар телендә китаплар, материаллар табу кыенлык тудырды. Үзем эзләп таба алган барлык татар фильмнарын, спектакльләрен карап чыктым. Әмма алар бик аз. Татар контентына фильм, сериаллар җитми. Төркиядә татар телен өйрәнүчеләр өчен төрек телендә грамматика китаплары, сүзлекләр бар. Ресурслар җитәрлек. Татарларның бөтен дөнья буйлап яшәвен исәпкә алсак, башка илләрдә татар телен таныту өлкәсендә фәнни хезмәтләр, китаплар бар микән — белмим, таныту эше алып барылырга тиеш дип саныйм.

Ашлар дигәндә, аш бүлмәсендә һәрчак татар ризыклары пешә: мантый, кыстыбыйны яратып ашыйм. Миңа карап, университеттагы башка мөгаллимнәр дә кызыксынып, пешереп алып килә башлады. Казаннан бер дустым чәкчәк җибәргән иде, тәмләп ашадым.

Татар җырчыларыннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ришат Төхвәтуллин, Лэйна, Гүзәл Уразова, Марат Яруллин, Ябай-малай, Элвин Грейны яратып тыңлыйм.

Татар телен өйрәнә башлагач, үзем дә сизмәстән, шигырьләр иҗат итәргә тотындым. Сүзләр ташкын булып күңелгә килә, аны туктатып калып булмый, тизрәк теркәп калырга ашыгам. Хәзер мин Анадолу университетында укыйм, лицейда төрек һәм уйгыр укучыларына төрек телен өйрәтәм. Аларга Казанны күрсәтәм, Кол Шәриф мәчете белән таныштырам, татарлар һәм татар халык ашлары турында сөйлим. Калфак белән түбәтәйне күрсәткәч, охшашлыклар таптылар. Алар да бик кызыксынып кабул итте.

«Тәрҗеман» газетасын искә төшерик әле, Исмәгыйль Гаспралы аны төрки халыклар өчен уртак булган ясалма телдә гарәп графикасында чыгара. Әйтик, гарәпчә «уау» хәрефе төрле төрки телләрдә о, ө, у, ү дип укылган. Һәр төрки милләт үзенә яраклаштырып укый алган. Әмма хәзер латин графикасында яза башласак, төрки халыклар бер-берләрен аңламаячак, аермалыклар туа. Шулай да, ясалма әлифба булдырып, барлык халыклар аңларлык итеп уртак матбугатны чыгарып булачагына өметем зур, тырышырга кирәк.

Төрки халыклар шушы газета аша бер-берсенең хәлләрен белгән, элемтәләре булган. Хәзерге вакытта без аерылдык. Уртак журнал яки газета булдыру төрки халыкларын берләштерүнең бер юлы була алыр иде.

«Без никадәр күп икән икән!»

Татар телен мәктәптә укыган вакытта тарих дәресендә белеп алдым. «Болгарым — Казаным», «Саулармысыз» җырларын ютубтан тыңладым да, нигә бу телне аңлый алмыйм икән дип, елап җибәрдем. Татар теле безгә якын тел булса да, күпчелек сүзләр аңлашылмады.

Бертуган абыем мин мәктәпкә укырга кергәнче үк миңа карта күрсәтте. «Болар кардәш илләр, болар дус илләр», - дип, төртеп аңлатты. Кардәш илләр дигәндә - төрки илләрне, дус илләр дигәндә - гарәп мәмләкәтләрен шулай атады. Кардәш илләр белән танышып чыгу теләге уянды. Мәктәптә төрек теле китабының соңгы битендә карта күрсәтелгән иде. «Без никадәр күп икән икән!» — дип гаҗәпләндем. Картада Татарстанны да күреп була иде.

Интернеттан Азәрбайҗан кешеләре белән танышкач, кардәш халыклар белән дә танышу теләге туды. Бу вакытта миңа 12-13 яшь тирәсе иде.

Лицейда тарих дәресләрендә Алтын Урда турында сөйләделәр. Үзем дә эзләнергә булдым. Казан шәһәре манзараларын Ютубтан карадым, фотоларын күрдем һәм, берсүзсез, гашыйк булдым!

Казах телен Казахстанда үзләштергәннән соң, татар әдәби телен һәм җырларын аңлый башладым, алга таба татарча аралашасым килде. 2019 елдан башлап татарча сөйләшү өчен күп көч куйдым, дүрт ай буе үземне татар кешесе булып хис иттем: көн саен татар телендә язылган хәбәрләр укыдым, алар арасында «Татар-информ» хәбәрләре дә бар иде. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре кулымнан төшмәде, интернет аркылы татар дуслар таптым.

Истанбулга укырга киткәч, җирле татарларны эзләп таптым, анда Казан һәм Кырымнан күченгән татарлар яши. Татар ресторанында булып кайткач, татар телен өйрәнү теләге бермә-бер артты. Татарларны мин Казахстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда да очраттым. Казахстанда Сабантуйда катнаштым.

…Казанга килсәм, татар язучылары һзм җырчылары белән танышыр идем. Тарихи урамнарга, музейларга, мәчетләргә, Казан кирмәнендә йөрисем килә. Минем Казанга килеп, татар телен фәнни яктан өйрәнү теләгем дә бар, мин хәтта монда калыр идем дә! Тәкъдиргә язылган булса, киләм, Аллаһ боерса. Казан университетында яхшы белем бирүләрен беләм, чөнки Төркия тюркологлары Казанда да алырга омтыла. Һәр төрек кешесе Казанны күрергә тиеш дип саныйм.

Гамзәнең Татарстан турында язылган шигырен тәкъдим итәбез:

Казанга кайнар сәләм!

Канатларыннан көннәр түгелә кошларның көз килгәндә,

Уза шушы көннәр, узып гомергә җитә.

Әгәр бер шәһәр алынган булса бер тапкыр йөрәккә —

Онытып булмый аңы гомердә.

 

Ак болытлардан нурлар сирпелә Казанга,

Төрле-төрле кошлар очып килә анда.

Иделнең тавышы минем тамырымда тоела,

Сизәм: ул мине үзенә чакыра!

 

Сандугачлар сайрый, карлыгачлар җырлый,

Сыерчыклар оча башлый — Иделгә карыйм.

Аңлаталар миңа аның матурлыгын,

Бик яраталар икән Идел буйларын!

 

Саклый шушы шәһәр үткәннәрнең серен,

Аңлата башлый миңа ул хисләрен…

Килегез, бергә тыңлыйк аны,

Яратыйк бөтенебез дә Казанны!

 

Кемнәр яшәгән икән шушы шәһәрдә,

Дәшти Кыпчак, Алтын Урда һәм Казан Ханлыгы…

Кемнәр тагын барып моңланган шул Иделгә,

Карап әйтәм аның гомер көзгесенә.

 

922 елдан башлап монда халык — мөселман,

Аннары Алтын Урдада исламны кабул итте Бәркә хан,

Олуг Мөхәммәд хан Казан ханлыгында идарә итте,

1552дә татар язмышы үзгәрде.

 

Казан уртасында хәзер ялтырап тора Сөембикә манарасы,

Ханбикәбезнең күз яше түгелә аның өстенә тамчы-тамчы.

Юллыйм мин анда яфрак булып сагышымны,

Көз җилләре исеп җиткерә Казанга аны.

 

Кол Шәриф мәчете сезгә сәлам бирә,

Габдулла Тукай, Муса Җәлил «килегез!» — дип әйтә.

Татарлар телне дә, тарихны дә, илне дә саклый

Беткәне юк, әле дә әйтәчәк күп сүзебез бар.

 

Гамзә Нур Налбант

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100