Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты нәни кыз бала һәм аларның ата-анасы шәхси йортта янып үлгән

Төнге янгынны сүндерү өчен сәгать ярым чамасы вакыт кирәк булган.

news_top_970_100
Алты нәни кыз бала һәм аларның ата-анасы шәхси йортта янып үлгән
47.mchs.gov.ru

29 апрельдә Выборг шәһәрендәге шәхси йортта алты бала, аларның атасы һәм анасы янып үлгән. Бары бер кеше генә котыла алган. Бу турыда Ленинград өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

1940 елда салынган йортта янгын төнге икенче яртыда чыга. Башлангыч версия буенча, электр үткәргечләре таушалган булу сәбәпле, ут чыккан. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма була, тик ул эшләми. Хәзер моның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

«Интерфакс» агентлыгы чыганаклары фаҗигадә кеше факторы сәбәпче булуы ихтимал дип язды. Балаларның ата-анасы еш кына салгалап йөргән.

120 квадрат метрлы йортны ут тулысынча чолгап ала. Ялкын яндагы корылмаларга да күчә.  Коткаручылар янгынны сәгать ярым чамасы вакыт эчендә сүндерә.

Янгын хәрабәләрен актарганда ике олы кеше, алты бала мәете табыла. Аларның кечесенә бер ай, олысына сигез яшь була. Бу гаилә махсус хисапта торган.

Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу эшне шәхси контрольгә алган.

Бу гаилә турында «Комсомольская правда» хәбәрчесе белешмә туплаган. 30 яшьлек Денис һәм 32 яшьлек Юлия гаиләсен тирә-юньдә яхшы белгәннәр. Аларның җиде кызы була. Балаларга 15, 8, 6, 3, 2, 1 яшь, нәни кызга бер ай тулган. Гаилә бик бай түгел, ләкин көн итәрлек барлык әйберләре дә бар. Балалар сәләмә киенеп йөрми. Денис ремонт ясап акча эшли. Юля өйдә, балалар карый, ашарга пешерә, ике катлы өйне тәртиптә тота.

«Мин ул көнне Денисны күрдем. Ул аек иде, эштән кайта иде, Алар салгаладылар, тик бу көнне алар аек иде. Балаларын карадылар, опека аларга дәгъва белдермәде. Кызлары да бик яхшы иде», — дип сөйли Наталья исемле хатын. 

Янгын чыкканда бар кеше дә йоклый. «Ут чыккач, мин аларның өе янына килдем. Анда шундый каты ялкын иде, якын килерлек түгел. Юляның абыйсы гына чыгып котыла алды, калганнары һәлак булды», — ди күрше.

Олы кыз бала бу көнне әбисендә кунарга калган булган. «Мин әбигә булышырга еш барам. Өй җыештырам, ашарга пешерәм. Бу юлы кунарга калган идем. Болай килеп чыгар дип башыма да китермәдем бит», — дип сөйли олы кыз.

Күршеләре сүзләренчә, йорт иске, ул торырлык та булмаган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100