Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты минутлык алкышлар: Германия халкы канцлер Ангела Меркель белән хушлашты

Ангела Меркель Германия белән 18 ел идарә итте.

news_top_970_100
Алты минутлык алкышлар: Германия халкы канцлер Ангела Меркель белән хушлашты

Германия канцлеры Ангела Меркель вазифасыннан үзе китте һәм халык сайлаган җитәкчегә урынын үзе бирде. Бу хакта 201day сайты яза.

Шушы 18 ел эчендә илдә коррупция булмады. Ул үз туганнарын алга чыгармады, Милләт лидеры булуы белән мактанмады. Орденнар да, дәүләттән миллионнар да алмады, оппонентларын юлыннан алып ташламады. Сыерлар турында ахмак сүзләр сөйләп йөрмәде.

Меркельны «Дөнья ледиы» дип атадылар һәм аны джентельменга тиңләделәр.

Немецларның бу хәбәргә мөнәсәбәте бик хисле булды. Халык аның белән хушлашканда алты минут алкышлады. Ялагайланып сүз сөйләүләр дә булмады.

Германия комсызланып яхталар, сарайлар, самолетлар җыймаган физик-химигы белән дә хушлашты.

Аның туганнары офшорларда акча яшермәде. Ул 18 ел дәвамында үзенең киемен үзгәртмәде.

Матбугат конференциясендә бер журналист Меркельдан: «Сезнең киемегез гел бер төрле, башкасы юкмы әллә?» — дип сораган иде.

Бу сорауга Ангела Меркель: «Мин дәүләт эшчесе, ә модель түгел», — дип җавап бирде.

Икенче бер матбугат конференциясендә: «Сезнең өегездә хезмәтчеләр, ашарга пешерүчеләр бармы?» — дип сорадылар.

Аның җавабы: «Хезмәтчеләрем юк, алар миңа кирәкми дә. Без ирем белән һәр көн өйдә әлеге эшләрне үзебез эшлибез».

Икенче бер журналист: «Киемнәрегезне кем юа? Сезме, әллә ирегезме?» — дип сорады.

Җавап: «Мин киемнәрне аралап, аерып куям, ә ирем кер машинасы белән идарә итә һәм моны төнлә эшлибез. Чөнки электр яхшы эшли һәм иң мөһиме — күршеләргә кыенлык китерергә теләмибез».

Меркель башка бик күп немецлар кебек гап-гади фатирда яши. Ул бу фатирда премьер-министр булып сайланганчы яши башлаган. Һәм аның хезмәтчеләре, бассейннары булган виллалары да юк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100