news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты һәм җиде яшьлек ике бала өй янындагы елгада батып үлгән

Алты һәм җиде яшьлек ике бала өй янындагы елгада батып үлгән

news_top
Алты һәм җиде яшьлек ике бала өй янындагы елгада батып үлгән

Кемерово өлкәсендәге Прокопьевск шәһәрендә елгада ике бала мәете табылган. Аларга алты һәм җиде яшь булган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 

Төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе «ялгышлык белән ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Ведомствода хәбәр иткәнчә, алты һәм җиде яшьлек ике бала 17 мартта кичке якта югалган. Аларны өйләре янында елгадан табып алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, балалар шәхси йорт янында икесе генә уйнап йөри. Алар янында карап торучы олы кеше булмый. Кичке алты тирәсендә әни кеше балаларын эзли башлый. Сабыйларын таба алмаган ана полициягә мөрәҗәгать итә.

«Тикшерүчеләр фаҗиганең төрле версияләрен карый. Балалар таудан шуып төшеп китеп, туктала алмыйча, суга кереп китү ихтималы да бар. Бәлки балалар елга ярына бик якын килгәннәрдер һәм боз ватылып киткәндер. Җинаять эшен тикшергәндә, судмедэкспертиза билгеләнәчәк. Шул вакытта балаларның ни сәбәпле үлүе ачыкланачак», диелгән ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар