news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алты кыз һәм бер малай» – Татарстанда биш балалы хатын игезәкләр тапкан

news_top
«Алты кыз һәм бер малай» – Татарстанда биш балалы хатын игезәкләр тапкан
фото: vk.com/kdmc_chelny, Кама балалар медицина үзәге

Чаллыда 5 балалы әни кеше игезәк кызлар тапкан – хәзер аның барлыгы 7 баласы бар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Әлеге гаиләдә олы кызга 12 яшь.

Хатын Кама балалар медицина үзәгендә бәбиләгән. Хастаханәнең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, хәзер бу гаиләдә 6 кыз һәм 1 малай бар.

Игезәкләр 37 атнада туган. Алар 2230 һәм 2300 грамм авырлыкта, хәзер яңа туган сабыйлар реанимациясендә яталар. Нарасыйларның хәле стабиль, аларны бераз вакыт хастаханәдә күзәтеп торачаклар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар