Бүген Россиядә 6 көнлек эш атнасы башланды. Бу турыда РИА Новости яза.
Шимбә – 1 ноябрьдә булырга тиешле ял көне дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә. Бу – Хөкүмәт карары нигезендә бәйрәм һәм ял көннәрен рациональ бүлү өчен эшләнә.
Шулай итеп, ил халкы 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 3 көн ял итәчәк. Шимбә, 1 ноябрьдә, бәйрәм алды көн булу сәбәпле, эш көне 1 сәгатькә кыскарак була.
6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ял көне. Шулай итеп, Татарстан халкы 2, 3, 4 ноябрьдә һәм 6 ноябрьдә ял итә. 5 ноябрьдә дә эш көне 1 сәгатькә кыскарак була.