Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алты кило бәхет": Бер хатын гигант-бала тудырган

"Алты кило бәхет": Бер хатын гигант-бала тудырган

news_top_970_100
"Алты кило бәхет": Бер хатын гигант-бала тудырган
Яңа Зеландиянең Гамильтон шәһәрендә яшәүче хатын гигант-бала тудырган. Яңа туган сабыйның авырлыгы алты кило чамасы булган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

"Николина Ньюком исемле хатын нәни Гераклны тапканда, табиблар махсус анестезия ясарга мәҗбүр булган", диелгән бу хәбәрдә.

Сабыйның авырлыгы гадәти нарасыйлар авырлыгыннан ике тапкыр чамасы артык. Ул туганда ук унбер айлык сабый бала кадәр зурлыкта була. Малайга Тобиас дип исем кушканнар. 

Бала таптыручы акушер хатын кесарев кисеме дә ясарга туры килмәвенә шаккатуын сөйләгән.

33 яшьлек Николина сүзләренчә, алдан алып куелган киемнәр балага ярамый инде. Ул башта игезәк бала табам дип уйлаган. Табиблар гигант бала шикәр авыруы белән авырыйдыр дип фаразлаган булган. Бәхеткә, бу теория дә расланмаган.

  • Дөнья иң зур яңа туган сабый 1879 елда дөньяга килә. Аны АКШта яшәүче Анна Бейтс исемле хатын тудыра. Яңа туган сабый 9,9 кило авырлыкта була. Ул туганнан соң 11 сәгатьтән үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100