news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты кеше һәлак булган аварияне видеорегистратор төшереп алган

Мәскәү-Чиләбе юлында Mitsubishi Lancer һәм «Лада Калина» бәрелешә.

news_top
Алты кеше һәлак булган аварияне видеорегистратор төшереп алган
Эчке эшләр министрлыгы

13 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Саткы районында Мәскәү-Чиләбе юлында коточкыч авариядә алты кеше һәлак була. Бу мизгеле видеорегистратор камерасы төшереп ала. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Төбәк буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 36 яшьлек хатын-кыз Mitsubishi Lancer машинасы белән идарә итә. Рөхсәт ителгән урында алдагы машинаны узгач, ул идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Лада Калина» машинасына бәрелә.

Шуннан соң «Лада Калина» юл кырыена төшеп китә, түбәсенә әйләнеп каплана. «Лада Калина» йөртүчесе, салондагы өч пассажир үлә. Алар белән бара торган 20 яшьлек кыз исән кала, аны хастаханәгә озаталар.

Mitsubishi машинасын йөртүче хатын, аның белән бара торган 37 яшьлек ир-ат та һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар