Алты-җиде яшьлек баланың борыны ник каный? - табиб җавап бирә
Сорауга ДРКБның отоларингология бүлеге башлыгы Елена Лучкина җавап бирә.
Борын канау еш күзәтелә икән, кичекмәстән лорга һәм педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче чиратта кан анализы тапшырып, аның оешу үзлеген ачыклау мөһим. Әлеге анализ борын канауның теге яки бу кан авыруы билгесе булу-булмавын ачыкларга мөмкинлек бирә. Лор исә борынның лайлалы өслеген карап, кан агуның чыганагын билгели. Аннан соң исә дәвалау юллары билгеләнә. Бу - авыруны консерватив яки хирургия юлы белән хәл итү. Хирургия алымнары дигәндә, яндыру яки лайланы кырып алу булырга мөмкин. Әгәр чыннан да сәбәп борында гына икән, әелег ысуллар борын канау проблемасын хәл итә.