Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты ел элек вәхшиләрчә үтерелгән Василиса Галицынаны волонтерлар искә алган

Бүген кыз балага 15 яшь тулыр иде.

news_top_970_100
Алты ел элек вәхшиләрчә үтерелгән Василиса Галицынаны волонтерлар искә алган
Алты ел элек Чаллыда котычкыч җинаять кылына - Үзбәкстаннан килгән Фарух Ташбаев мәктәптән кайтып килүче 9 яшьлек Василиса Галицынаны алдап машинасына утырта, урлап алып китә, көчли һәм үтерә. Суд җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Быел Василисага 15 яшь тулган булыр иде. Волонтерлар бүген аның каберенә барган. Фотоларны ВКонтакте социаль челтәрендәге "ПСО Челны поиск "Василиса" төркеменә куйганнар. Бу төркем 2013 елда Василисаны эзләшкән кешеләрне туплап тора. Ул вакытта эзләү операциясендә 6500 кеше катнашты. 

"Алты ел элек вәхши үтерүче бәләкәй кызчык Василиса Галицынаның гомерен өзә. Әмма "Челны Поиск Детей "Василиса" төркеме бүген дә бар. 20 февраль көнне Василисага 15 яшь тулган булыр иде. Бүген без аның каберенә килдек. Синең рухыңа багышлыйбыз, сабый. Балаларыгызны яратыгыз, саклагыз!" - дип язган волонтерлар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100