Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты ел элек Казан банкыннан 14,2 миллион сум урлаган хатынны Петербургта тотканнар

news_top_970_100
Алты ел элек Казан банкыннан 14,2 миллион сум урлаган хатынны Петербургта тотканнар
https://www.pexels.com/

Алты ел элек Казан банкыннан 14,2 миллион сум акча урлаган хатынны быел Санкт-Петербургтагы храмда тоткарлаганнар. Светлана А.ны Татарстанга кайтарганнар һәм хәзер ул СИЗОда утыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2016 елның июнендә «Банк Казани» хезмәткәрләре инкассатор сумкаларын ача һәм чын акча урынына ялган акча булуын ачыклый. «Прикол» банкы акчалары белән 14,2 миллион сумны алмаштырулары билгеле була.

Башта моны инкассаторлар эшләгән дип уйлыйлар. Ләкин аннары бу кире кагыла. Акчаны санаганда алмаштырганнар дип фаразлыйлар. 39 яшьлек кассир Светлана А.га сораулар белән баралар, тик ул өйдә булмый. Аның белән бергә яши торган 37 яшьлек Юрий С. да юкка чыга. Ир белән хатынны федераль эзләүгә бирәләр.

«Икесе дә Чистайда туган, җинаять булган көнне «Опель Астра» машинасында хәрәкәт иткәннәр», – диелә оператив хәбәрдә.

Шулай итеп бу кешеләр эзсез югала. 2022 елның маенда Санкт-Петербургта качкыннарны полиция таба. Аларны Казанга алып кайталар.

Бу кешеләрне видеокүзәтү системасы ярдәмендә тапканнар. «Акыллы камера»ларның берсе Светлананы таба, аннары ир белән хатынны храмда тоткарлыйлар. Алар соңгы айларда бик авыр яшәгән, көнлекче булып эшләп йөргәннәр. Храмда алар турында Алладан курка торган кешеләр дип сөйлиләр.

Светлана белән Юрий кыйммәтле машиналар да, фатирлар да алмаган. Әлегә кассир хатын 14 миллионны кая куйганын әйтми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100