Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды”. Мөслим имам-мөхтәсибе фаҗигале рәвештә вафат

Исән чакта, аяклар йөреп, күзләр күреп торганда беркөнлек дөньяның кадерен белеп, булганына Аллаһка шөкер әйтеп, куанып яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр шул. Күңеле чәчәк атып, балаларының бәхетен күреп яшәгән кешенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. Бәхетле дөнья, кояшлы тормыш бер мизгел эчендә челпәрәмә килә. Бүген иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов, алты баласын калдырып, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл читенә төшеп каплана...

news_top_970_100
“Алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды”. Мөслим имам-мөхтәсибе фаҗигале рәвештә вафат
Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды. Бүген иртән Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл һәлакәтенә очрады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Габделкәрим хәзрәт Моратов тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп капланган.

Габделкәрим хәзрәт турында сөйләгән һәр икенче кешенең күңеле тулды, күзләре яшьләнде, тавышы калтырады. Мөгаен чыннан да искитмәле яхшы кеше булгандыр ул. Сүзләр белән алдап була, әмма күңел тулып, елыйсы килгәнне берничек тә яшереп булмый. Күзләрең яшьләнә, тавышың калтырый башлый. Мин моңа бүген тагын бер кат инандым. Алты баланың, алты егетнең атасыз, әти кешесез калуы башка сыймаслык хәл. Чыдаган анага рәхмәт. Габделкәрим хәзрәтнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Ходай сабырлык һәм күңел тынычлыгы бирсен. Бүген күз яшьләре аша “Габделкәрим хәзрәт безнең өчен үрнәк булды! Бик яхшы кеше иде ул!” дип аны искә алган кешеләрнең догалары барып ирешсен.

 

Габделкәрим хәзрәт Моратовның танышы Мөнир Борһанов:“Ул бик яхшы кеше иде. Алты бала әтисе... Кече улына бер яшь тирәсе дип беләм. Бездә, Мөслимдә икенче елын хезмәт итә булгандыр”, - диде ул “Интертат”ка.



“Ул йоклап, очып киткәндер”

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Габделкәрим хәзрәткә җәннәтләр насыйп булсын дип теләде. “Аллаһы Тәгаләдән шулай язылган икән, бернәрсә хәл итеп булмый”, ди ул.

-Габделкәрим хәзрәт бик яхшы хәзрәт иде. Аллаһы Тәгалә якыннарына, гаиләсенә сабырлык һәм түземлек бирсен. Шушы вафат булган Габделкәрим хәзрәткә җәннәтләре насыйп булсын.

Кичә генә ул Россия ислам институтында теология (Алла һәм дин догматлары турында дини тәгълимат) турында магистр эшләрен яклады. Бүген иртән кузгалды, Мамадыш якларында, Мөслимгә кайтканда очып китте. Иртәнге дүртенче яртыда чыгып киткән иде ул. Иртәнге сәгать алты-җиделәрдән соң шулай булды. Ничек булганын без белмибез. Бәлки ул арудан йоклап, юлдан чыгып киткәндер.

Аллаһы Тәгалә җәннәтләрен насыйп кылсын. Ул озак еллар Түбән Камада хезмәт итте. Шул мөхтәсибәттә зур бәйрәмнәрне уздырганда бөтен эшләр аңа йөкләнә иде. Аннары ул Мөслимгә күчте, Мөслимдә баш хәзрәт, имам-мөхтәсиб булып хезмәт итте. Анда яңа заманча мәгълүмати технологияле мәчет (Мөслим Җәмигъ мәчете (2017) торгызылды.

Шулай инде, нишлисең. Аллаһы Тәгаләдән язмыш. Аллаһы Тәгалә аны бик иртә алып китте. Әмма шулай язылган икән, бернәрсә хәл итеп булмый.



“Мөслимгә дин таратырга килгән кеше ул, бүген иртән дәрескә ашыкты”

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Габделкәрим хәзрәтнең балалары ятим калмас, диде. Ул Габделкәрим хәзрәтнең бик яхшы кеше булганын, алар дуслар булганын билгеләп үтте.

-Габделкәрим хәзрәт бик яхшы кеше иде. Минем бик якын дустым. Ул шушы җирлектә бала тәрбияләү өчен, иман нурын тарату өчен бик күп хезмәт куйган кеше. Ул гаиләсен монда алып килде. Түбән Камада яшәгән җиреннән дин таратырга, әхлак таратырга дип монда килгән кеше иде ул. Күп хезмәт куйды. Кичә генә диплом алды.

Бүген сәгать сигездә балалар белән дәресе иде шул аның. Ул шул дәрескә ашыкты. Йокламыйча да кайткан иде. Шуңа кайтканда йоклап та киткәндер инде. Бик күп хезмәт куйган шәхес ул. Без аңа бик рәхмәтле.

Хәзер аның истәлегенә иң зур чара – җирләү. Балаларына ярдәм күрсәтү турында уйлап бетерербез. Алла боерса, ятим калмаслар.



“Хакимият башлап җибәрмәсә, аның гаиләсенә ярдәм итү барып чыга торган эшләрдән түгел”

Мөслим районы Метрәй авылы “Исмәгыйль” мәхәлләсе имам-хатыйбы Рафаил хәзрәт Шагаепов Габделкәрим хәзрәт белән таныш булган, аларның бик якыннан да сөйләшкәннәре булган икән. Рафаил хәзрәт Мөслим районы администрациясен Габделкәрим хәзрәтнең балаларына, тормыш иптәшенә ярдәм күрсәтергә өндәде. “Аларга киләчәктә ярдәм кирәк булачак, администрация башлап җибәргән очракта гына халык ярдәм итәчәк”, ди Рафаил хәзрәт. 
 
-Мин Габделкәрим хәзрәт белән таныш, безнең күрешеп сөйләшкән дә бар. Бик якыннан да сөйләшкәнебез бар безнең. Габделкәрим хәзрәт бик укымышлы, халык белән эшләргә сәләтле, халык белән эшләрне тыныч һәм бик әйбәт итеп алып бара торган кеше иде. Ул бик белемле иде, шул юнәлештә бик нык эшләде ул.

Нишлисең, Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде. Бик авыр хәл. Аның вафат булуы район өчен дә, Мөслим өчен дә, бөтен имамнар өчен дә бик авыр кайгы, борчылу.

Ничек тә булса киләчәктә, мөхтәсибәт ярдәме беләнме, балаларын олы тормыш юлына чыгаруда ярдәм итәргә кирәк. Моны район хәл итәрме икән. Ничек эшләрләр, билгесез, әмма балаларына, тормыш иптәшенә киләчәктә ярдәм кирәк булачак. Бу эшне администрация башлап җибәрмәсә, ул барып чыга торган эшләрдән түгел. Администрациянең башлангычы белән халык ярдәм итәргә мөмкин.

“Җомга көнне вафат булган кеше Аллаһы Тәгаләнең иң изге кешеләреннән санала”

Рафаил хәзрәт Габделкәрим хәзрәтнең үлемен Изге Җомга көне белән дә бәйләде. 

“Изге Җомга көне – ул Адәм галәйһиссәләм барлыкка килгән, аңа иман иңгән көн. Җомга көн – мөселманнар өчен дә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн гает бәйрәмнәренә караганда да олырак. Һәр атнаның Җомга көнендә Җомга намазына килгән кешенең бер атна кылган начарлыклары да гөнаһ булмас, яхшылыклары да һәрвакытта да бер атна савап алып торыр. Шуңа күрә Габделкәрим хәзрәт Җомга көнне һәлак булгач, ул - изге кеше. Җомга көнне вафат булган кеше Аллаһы Тәгаләнең иң изге кешеләреннән санала. Менә алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды, - диде Рафаил хәзрәт Шагаепов.



“Безнең башлык булды ул”

Мөслим районы Ташлыяр авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Муллашәех хәзрәт Гыймазетдинов Габделкәрим хәзрәтне үзләренең башлыгы дип атады.

-Ул Мөслимнең хәзрәте, имам-мөхтәсибе иде. Ул бик әйбәт кеше иде, алты баласы бар аның. Урыны оҗмахта булсын. Бик ягымлы кеше иде ул. Мөслимдә яшәде, хәзрәт булды, безнең башлык булды ул. Бүген авыл бабайлары белән барыбыз бергә мәчеткә барабыз. Аның рухына дога кылырбыз дип уйлаган идек. Бүген Җомга көн бит, аны искә алырбыз дигән идек, - диде Муллашәех хәзрәт.



“Аның күңеле яхшы иде, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аны шушы Изге Җомга көнне алгандыр”

Мөслим районы Иске Карамалы авылы “Борһан” мәхәлләсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Хафизов Габделкәрим хәзрәтне, аның яшь булуына карамастан, барлык имамнар өчен дә олы үрнәк итеп куйды. “Мин пенсиядә инде, әмма ул шулай да барыбызга да үрнәк булды”, диде ул, аның кечеләр өчен дә, олылар өчен дә үрнәк булып торуын аңлатырга теләп.

-Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) нәрсә ди? Үлгән кешегә берүк хурлап бернәрсә дә әйтә күрмәгез, ди. Габделкәрим хәзрәт, яшь булуына карамастан, безне җитәкләде. Кыяфәте дә, үзе дә шундый күркәм иде аның. Без аның белән бик якын дусларга әйләнгән идек. Изге догаларда булырбыз. Бик яхшы кеше иде. Ул кешенең күңеле яхшы иде, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аны да шушы Изге Җомга көнне алгандыр. Үзегез дә беләсез, Җомга көнендә киткәннәр хәерле урыннарда булачаклар.

Исән калганнарга инде... Хатынына, балаларына. Алты баласы бар бит аның. Иң кечесенә яшь тә юк әле.

Бик хәерле генә итеп зур эшләр башлап җибәргән иде ул, алга китә башлаган иде, инде китеп тә барды. Динебезне тагын да куәтле итү, аны үстерү өчен тырышты инде ул. Җиң сызганып эш башлаган иде. Җитәкче кешедән тора бит инде бик күп мәсьәлә. Җитәкче кеше бит әле ул үрнәк тә булырга тиеш. Мин бит инде хәзер пенсия яшендә. Ә менә ул яшь кенә булса да, безнең барыбызга да үрнәк булды. Үзен тотышы белән дә, сөйләшеве белән дә, гыйлеме белән дә үрнәк булды ул безгә.

Габделкәрим хәзрәтне яхшы яктан гына сыйфатлап язырсыз дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлыклар бирсен. Без үзебезнең дин кардәшебезгә әлбәттә догада булачакбыз.


“Безнең өчен аннан да әйбәт кеше юк иде”

Мөслим районы Тугаш авылы “Рөстәм” мәхәлләсе имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Шакиров әйтүенчә, Габделкәрим хәзрәт турында тузан бөртеге кадәр дә начар сүз әйтеп булмый.

-Күңел тулды тагын... Безнең өчен аннан да әйбәт кеше юк иде. Алты бала атасы. Безнең дин башлыгыбыз иде ул. Бөтен эшне бик белеп, җентекләп кенә эшли иде. Аллаһы Тәгалә риза булсын. Бик белемле, бик зиһенле, тел остасы һәм бик яхшы ата иде ул. Көчле рухлы, ныклы иманлы кеше иде ул. Без һәрвакыт күрешеп, аралашып тордык. Аның турында тузан бөртеге кадәр дә начар сүз әйтеп булмый, - диде Таһир хәзрәт Шакиров.

Җеназа намаз иртәгә, 10.00 сәгатьтә Минзәлә районы Аю авылында узачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздыра. 

\

Диния нәзарәте хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләргә исәп-хисап счетын ачты.

Для юридических лиц:

Благотворительный Фонд «Закят»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

Для физических лиц:

Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.

Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунировича.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100