Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6 бала анасы, балаларын кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән

news_top_970_100
6 бала анасы, балаларын кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән
Видеодан скриншот

6 бала анасы Хулкар Ойдинова, балаларын олы кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Ирле-хатынлы Ойдиновлар Үзбәкстаннан. 2022 елдан алар икәү махсус хәрби операциядә хезмәт итәләр. Башта хәрби операциягә үз теләге белән Владивостоктан Хулкарның ире киткән. Ай ярымнан соң, аны сакларга, күз-колак булырга дип, 6 баласын һәм бизнесын ташлап, хатыны да ире янына китә.

Әлеге адымга баруны Хулкарга төштә мәрхүм каенанасы киңәш иткән булган. Интервьюда ул төштә кайнанасын күрүен һәм ул аңа улына ярдәм итүне, аның янына баруны сорады, дип сөйли.

Хулкар махсус операциягә киткәндә, аларның иң кечкенә балаларына 8 ай гына була. Ойдиновлар гаиләсендә барлыгы 6 бала, хәзер алар 23 яшьлек олы кызлары карамагында. Аның үзенең дә ире һәм 2 баласы бар.

Бүген Хулкарның балалары аның олы кызына «әни», ә Хулкарның үзенә «әби» дип дәшә. Аның моңа бераз күңеле төшсә дә, ул үзенең төп бурычы дип, 26 ел бергә булган ире янында булуны саный.

«Без монда күпме кеше белән таныштык, күпме дуслар таптык, күпме кешеләрне ашаттык. Мин монда ирем белән булуыма бәхетле, аның янында булган һәрбер көн – бәхет», – дип сөйли ул интервьюда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100