news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты айлык кыз балалар ваннасында үлгән

21 яшьлек ана кызын җылы суда берничә минутка калдырып киткән.

news_top
Алты айлык кыз балалар ваннасында үлгән
Алты айлык кыз бала ваннада үлгән. Түбән Новгород буенча Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча баланың анасына карата җинаять эше ачкан. Бу турыда комитетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 19 июльдә 21 яшьлек ана алты айлык кызын җылы су салынган балалар ваннасында үзен генә калдырып торган. 

Берничә минуттан әйләнеп килгән хатын баласын аңсыз килеш тапкан. Урынга килеп җиткән табиблар баланың үлгәнен раслаган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар