Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты айлык баласын җәзалап торган атаны нәрсә көтә?

26 яшьлек ир яңа туган баласын шактый озак интектергән.

news_top_970_100
Алты айлык баласын җәзалап торган атаны нәрсә көтә?

26 яшьлек Чиләбе кешесе 2017 ел дәвамында алты айлык улын берничә тапкыр җәзалаган. Ата баланы көч белән кроватька ыргыткан, сабыйның бот сөяген сындырган. Бу турыда Чиләбе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү органнары 26 яшьлек Чиләбе кешесенә карата җыйган дәлилләрне суд карар чыгару өчен җитәрлек дип тапкан. Аны баланың сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр.

Суд бу кешене гомуми режимдагы колониядә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук ул матди зыян китергән өчен, баланың анасы файдасына 300 мең сум түләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100